Украина ягы керткән үзгерешләргә күрә, 14-16 яшьлек үсмерләр чикне бер кеше, ягъни әнисе йә әтисе озатуында уза алачак. Элек чиктән узу өчен баланы әти-әнисе бергә озатырга йә берсе генә булса, икенчесеннән ышанычнамә таләп ителә иде. Украина Кырымда алынган ышанычнамәне танымагана күрә, әти-әниләр Украинага чыгып украин ышанычнамәсен әзерләп кайтырга мәҗбүр иде. Шуннан соң гына бала чикне бер кеше озатуында уза ала иде.
Әти-әниләре Кырымда яшәгән 14-16 яшьлек үсмерләрнең Украина уку йортында укуы турында мәгълүмат бердәм дәүләт электрон базасында расланса, бу үсмерләр чикне озатусыз да уза алачак дип хәбәр итә оУкраинаның чик саклау хезмәте.
14 яше тулган үсмерләр украин паспортына документлар тапшыру өчен Украинага барганда чикне әти-әниләре белән узарга тиеш. Кырымга кайтканда паспортлары әле әзер булмаса, украин миграция хезмәте аларның кемлеген раслаган белешмә биреп украин чигеннән уздыра. Бу үзгәрешләр аннексияләнгән Кырымда яшәүче украин ватандашларына украин чиген узуны җиңеләйтү өчен кертелә.
2014 елдан соң Украина үзенең югары уку йортларында, техникумнарда Кырым мәктәпләрен тамамлаган укучылар өчен урыннар аера башлады, берничә украин өлкәсендә уку үзәкләре булдырып, кырымнар өчен имтиханнарны украин програмнары буенча тапшыру, украин мәктәпләрендә Кырымда торып онлайн уку мөмкинлекләре оештырды. Кырымдагы югары уку йортларының дипломнары дөньяда танылмавы сәбәпле Кырымнан китеп Украина уку йортларында укыган укучыларның саны берничә меңга җитә.
Кырымнан Украинага чиктән узуны җиңеләйтү карарын Украина хөкүмәте 2019 елның 24 декабрендә кабул иткән иде. Бу карар 9 февраль көченә керде.