Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан өч ел эчендә фәкыйрьлек белән көрәшкә 1,12 млрд сум акча тотачак


10 меңнән артык гаилә төрле юнәлештә ярдәм алачак. Шәхси хуҗалыкка мал сатып алу, үз эшен башлап җибәрү, яңа һөнәр үзләштерүгә акчалата түләүләр каралган.

Башкортстан 2020-2022 елларда социаль килешүләр програмын тормышка ашыруга 1,12 млрд сум акча тотарга җыена. Бу максаттан елга 375,6 млн сум акча юнәлтү каралган. Бу акчалар нигездә федераль бюджеттан булачак. Башкортстан өлеше 2020-2021 елларда ел саен 51,2 млн сум, 2022 елда 71,5 млн сум булачак дип яза Башинформ.

Финанслау күләме артканга күрә фәкыйрьлек белән көрәш програмына күбрәк кеше җәлеп итәргә мөмкин булачак. 2024 елга андый гаиләләр санын 10 меңгә җиткерергә ниятләнә. Гаиләнең кереме яшәү минимумыннан артуы ярдәмнең нәтиҗәлелеге күрсәткече булачак.
Башкортстан хөкүмәте киңәшмәсендә республиканың хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, 2014-2019 елларда 6728 кеше адреслы ярдәм алган. Шуларның иң күбе (6570 очрак) шәхси хуҗалыкны алып баруга 50 меңгә кадәр түләү булган. Гаиләләрнең күпчелеге бу акчага хуҗалыкларына мал сатып алган диелә.

Тагын 151 кеше (ярдәм алучыларның 2 проценты) 100әр мең сум түләү алып, шул акчага хосусый эшмәкәр буларак үз эшләрен башлап җибәргән. Җиде кешегә яңа һөнәр үзләштерү өчен белем алуга 15әр мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.

XS
SM
MD
LG