Татарстан хөкүмәте янында өлкән яшьтәге ханым ялгыз пикетка чыккан. Ул бина алдында урындыкта утырып торган. Аның түшендә орденнар тагылган дип хәбәр итте "Рупор Москвы" мәгълүмат проекты.
Ханым үзенең алдына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган язу куйган. Анда "Мин сугыш ветераны! Миңа 96 яшь! Миңнеханов, миңа вәгъдә ителгән ремонт кая? Синең 2012 елгың 9 октябрендә чыккан УП-861санлы боерыгың берни дә түгел. Түрәләр синән көлә! Миннән дә!" дигән сүзләр язылган.
Ханым сүзләренә караганда, аның кебекләр гомер буе саклану ширкәтләрендә эшләгән, ә түрәләр алардан “качып йөри”. Ул шулай ук үзе торган йортның түбәсе әледән-әле җимерелгәнен, ире аны төзәткәнен сөйләгән. Аның сүзләренчә, ире һәм балалары инде исән түгел.
Ветеран сүзләренә караганда, Казан оптик-механик корылмасына (КОМЗ) ул 1941 елның көзендә эшкә килгән.
Ялгыз пикет барышында ветеран янына берничә тапкыр түрәләр чыккан, шулар арасыннан Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Марат Галиев һәм Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева бу ханым яши торган йортка барып карарга сүз биргәннәр.
Ветеранның оныгы сөйләгәнчә, район идарәсе түрәләре әле 2013 елда ук ул яшәгән йортны төзекләндеререгә вәгъдә биргәннәр. Бу турыда Татарстан һәм Русия президентларының карарлары да булган. Татарстан президенты карары нигезендә ветеран яшәгән йортта төзекләндерү башкарылырга тиеш була. Ләкин 2014 елда моңа акча юк дип белдерәләр.