Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус корбаннары саны бер меңнән артты


Барлыгы 43 108 авыру очрагы теркәлгән. Дүрт меңнән артык кеше чирдән терелгән.

Узган тәүлек эчендә Кытайда коронавирус китереп чыгара торган үпкә ялкынсынуы тагын 108 кешенең гомерен өзгән. Эпидемия башланганнан бирле үлүчеләр саны 1018 кешегә җиткән. 4061 кеше дәвалаудан соң терелеп, хастаханәләрдән чыгарылган.

Кытайда коронавирус йоктыручылар саны 42 644 кә җиткән. Дөньяда барлыгы 43108 кешедә коронавирус ачыкланган. 37726 кеше дәвалана, шуларның 7333е авыр хәлдә диелә.

Моңарчы билгеле булмаган коронавирус авыруы узган елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә башланып китте. Авыру тере кыргый җанварлар сатыла торган базардан таралды диелә.

Кытайдан кала, коронавирус дөньяның утызга якын илендә табылды.
Русиядә ике очрак расланган. Коронавирус йоктыручылар – Кытай кешеләре, аларда авыруның җиңел төре булган диелә. Бу кешеләр хәзер хастаханәдән чыгарга әзерләнә.

XS
SM
MD
LG