Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрле төбәкләрдән Казанда укучы татар студентлары очрашуы узачак


“Татарча meet-up” студентларга татар шәһәр мохитына ияләшеп китәргә, үзләре өчен кызык булган проектлар табарга ярдәм итәчәк.

13 февралдә Казанда татар студентлары очрашуы узачак. Аны Дөнья татар яшьләре форумы оештыра. “Татарча meet-up” дип аталган чарага Казанга укырга чит төбәкләрдән килгән студентлар чакырыла. Аларны Татарстан башкаласындагы татар яшьләре тормышы белән таныштырачаклар. Бу чит төбәкләрдән килгән милләтттәшләргә Казан мохитына тизрәк ияләшергә, яңа җирдә үзләрен иркенрәк хис итәргә мөмкинлек бирәчәк ди оештыручылар.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим Азатлыкка сөйләгәнчә, чараның аралашу өлеше дә, мәдәни-күңел ачу өлеше дә булачак. Аерым алганда, TED форматында кыска мотивацион чыгышлар көтелә. Студентларны Дөнья татар яшьләре форумы һәм Дөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән, "Ачык университет", "Татарча Википедия" проектлары белән таныштырачаклар. Татар КВН лигасы такымнары, “Калеб” берләшмәсе, тел активистлары, Yummy Music Production чыгыш ясаячак. Концерт өлешендә Илгиз Шәйхразиев һәм татар уен коралларында музыка башкаручы «Taraf» төркеме катнаша.

Оештыручылар әйтүенчә, әлеге очрашу интерактив мәйданчык рәвешендә үткәрелә, студентлар уңышлы татар шәһәр берләшмәләре проектлары белән таныша алачак.

Мондый очрашулар соңгы дистә елда булганы юк иде.

XS
SM
MD
LG