Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстаннан хаҗга кимендә 1800 кеше бара алачак


Хаҗга баручының букчасы
Хаҗга баручының букчасы

Русиядән 25 000 мөселманга хаҗ кылу мөмкинлеге бирелә. Татарстан квотасы узган елдагыча кала.

Быел Татарстан мөселманнарына хаҗга 1800 урын бирелә. Квота узган елдагыча кала. Русиягә барлыгы 25 000 урын бирелгән. Бу саннар 13 февральдә Уфада узган хаҗ шурасы киңәшмәсендә әйтелгән. Киңәшмәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм "ДУМ РТ Хаҗ" җитәкчесе Ранис Вахитов катнашкан.

Татарстанга бирелгән урыннар сатылып беткән очракта квота артырга мөмкин диелгән. Хаҗ кылу вакыты быел 24нче майда башланачак, дип хәбәр ителә Татарстан мөселманнары диния назәрәте сайтында.

Быел Согуд Гарәбстаны виза һәм иминият килешүе өчен түләүләр керткән. Виза 300 реал (5000 сумнан артык) реал, иминият кертеме 100 реал (1700 сум тирәсе) торачак. Шул ук вакытта кабат хаҗга барган өчен түләнә торган 2000 реал күләмендәге җыем гамәлдән чыгарылды диелә.

XS
SM
MD
LG