Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга читтән килгән студентлар татар башкаласында үзләрен ничек хис итә


Казанда "Татарча meet-up" очрашуы

13 февраль Казанда Уникс концертлар залында Русия төбәкләреннән килеп укучы студентлар белән "Татарча meet-up" очрашуы үтте. Дөнья татар яшьләре форумы оештырган чара алдыннан Азатлык Русия төбәкләре һәм чит илләрдән килгән татар студентларының ни өчен Казанны сайлаулары, Татарстан, Казандагы татар тормышы, татар теленә карата фикерләрен белеште.

Әмир Зарипов укырга Башкортстанның Борай районыннан килгән. Казан дәүләт энергетика университетының икътисадчы бүлегенең дүртенче сыйныфында укый.

Казанда "Татарча meet-up" студентлар очрашуы үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:29 0:00

Әмир Казанда югары уку йортына Дөнья татар конгрессының Уфа бүлеге ярдәме белән кергән. Ни өчен Казанда укырга булдың, дигән сорауга ул, беренчедән, минем милләтем татар, төп ватан буларак Казан, Татарстан күңелгә якынрак, дип җаваплады.

Зарипов укуны бетергәч Башкортстанга кайту-кайтмау турында әле уйламавын, эш табу мәсъәләсенең вакытлыча сорау гына булуын әйтте.

Татарстан алга китсен өчен нишләргә кирәк дигән сорауга Зарипов, яшьләргә дөрес үрнәк бирергә, милләт яшьләренә якты киләчәккә бер омтылыш, энергетика бирергә кирәк дип җаваплады. Казан татар шәһәре булсын өчен, татар яшьләренә дәртләндерә торган стимул бирелергә тиеш, дигән фикерен дә.

Аның сүзләренчә, Казан Русиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда — татар шәһәре.

"Ни генә әйтсәң дә, урамнан барганда олысыннан да кечесеннән дә татар телен ишетү мөмкинлеге бар. Һәм татарча сөйләшүне ишеткәч бу күңелгә май булып ята, рәхәт булып китә. Башкортстанда да мондый мөмкинлек бар ансы, ләкин анда башкорт теле дә бар. Башкорт теле дә булгач татарчаны ишетү сирәгрәк, диде ул.

Логат Галәметдинов Казанга укырга Кытайдан килгән. КФУның татар филология бүлегенең дүртенче сыйныфында укый. Укырга кергәндә Дөнья татар конгрессы ярдәм иткән. Хәзер Казанда яшәүче һәм укучы 100ләп Кытай татары бар, дип белдерде ул.

Логат Галәметдинов
Логат Галәметдинов

Логат татар филологиясен татар булганы һәм татар телен яратканы өчен сайлаганын әйтте. Ул хәзер бакалаврда укуын, укуны тәмамлагач, Кытайга кайту-кайтмавының әле билгеле булмавын, магистратурада да укырга теләге булуын, әйтте.

Ни өчен Казанга килеп укырга уйладыгыз дигән сорауга ул, мин бит татар, Казан — татар җире, Татарстан миңа ошый, дип җаваплады.

Логат Татарстанны алга җибәрү өчен яшьләргә бик күп эшләргә кирәк, татар телен белергә һәм бу телгә яшьләрне дә өйрәтергә кирәк, дип белдерде.

Аның фикеренчә, Казан элегрәк урыс шәһәре кебек булса да, хәзер Казанда татарча сөйләшүче кешеләр артуын, Казанның тагын да татар шәһәре булуы өчен кешеләрнең татар телен белүләре кирәклеген, бигрәк тә яшьләрнең үз туган телләрендә аралашуларының зарур булуы турында әйтте.

Алсу Газизова Казанга Самардан килеп укый. КФУның инженерлар әзерләүче факультетында белем ала. Татарча аңласа да сөйләм теле урысча.

Алсу Газизова
Алсу Газизова

Алсу үзен Казанда өендә кебек хис итә. Шуңа күрә мин икеләнмичә Казанда укырга булдым, ди.

Укуны бетергәч Самарга кайтырга уйламый, Казанда калырмын дип планлаштыра. Чөнки минем монда укып, монда яшәү — хыялым иде. Бөтен дусларым Казанда. Аннан соң монда эш табуга мөмкинлекләр күбрәк, диде ул.

Алсу Татарстанның алга китүен, яшьләрнең үсешендә күрә. Бөтен нәрсә яшьләр кулында, ди. Аның фикеренчә, Казан күп миллләтле шәһәр һәм бар кешене дә үзендә сыендыра. Алга таба татар теле югалмас дип ышана.

Марат Ишморатов Казанга Мәскәүдән килгән. Әтисе Нижгардан, әнисе Башкортстаннан. Үзе Мәскәүдә туган. Казанның Русия ислам институтының Шәригать факультетының өченче сыйныфында белем ала.

Марат Ишморатов
Марат Ишморатов

Казанда дин ягыннан яшәргә уңайлы булганы өчен хатыны белән монда укырга булган. "Аннан соң Казан ул безнең өчен ватан. Шуңа күрә хатыным белән бергәләп монда укырга, яшәргә булдык. Укып бетергәч тә Казанда яшәргә уйлыйбыз. Эш табырга Аллаһ ярдәм итер дип уйлыйм. Укырга кергәндә үз тырышлыгыбыз белән кердек. Мин көндезге, хатыным кичке бүлектә укый" ди ул.

Татарстанның алга җибәрү өчен безгә тырышырга кирәк. Миңтимер Шәймиев "Без булдырабыз" дип дөрес әйтте. Без, яшьләргә дә Аллаһ ярдәме белән тырышырга кирәк.

Казан татар шәһәре булсын өчен татарча сөйләшергә кирәк. Өйдә дә. Үзеңне татар кешесе дип санарга кирәк, дип белдерде Ишморатов.

Марат, татар теле — үзе өчен визит карточкасы кебек дип саный. "Мин Русиядән чит илгә чыксам, син кайдан килдең дип сорыйлар. Мин Русиядән дим. Син урысмы, диләр. Юк, мин Русиядән, әмма татар дип җавап бирәм. Татар сүзе ул — безнең идентификатор кебек, дип уйлыйм.

Татар телен саклап калу өчен татарча сөйләшергә кирәк. Телдән оялмыйча, ничек булса да татарча сөйләшергәк кирәк, дип белдерде ул.

Әминә Бикбаева Ульян кызы. Казанда КФУның химия институтында дүртенче сыйныфта белем ала. Үз мөмкинлекләре белән укырга кергән.

Әминә Бикбаева
Әминә Бикбаева

Абыем монда укыды, туганнарым да монда яшәгәнгә күрә мин дә Казанга килеп белем алырга теләдем, ди ул.

Алинә да чит төбәкләрдән килгән күп кенә татар укучысы кебек, укуын тәмамлагач Казанда төпләнеп калырга уйлый.

Беренчедән, минем туганнарым монда, икенчедән, Казан Русиянең өченче башкаласы санала. Монда минем үсешем өчен перспектива бар, ди ул.

Бикбаева, Татарстанның алга китүен яшьләрнең идеяләрен, теләкләрен хуплаудан, яшьләрнең фикерләренә колак салудан, татар мәдәнияте, татар гореф гадәтләрен саклап замана белән бергә атлауда күрә.

Алинә Казан һәм Татарстан үз мәдәнияте белән Русиянең башка шәһәр һәм төбәкләреннән аерылып тора, нәкъ менә Татарстанда милли мәдәният югары дәрәҗәдә, дип саный.

Аның фикеренчә, Казанның тагын да татар шәһәре булуы өчен татар телен, татар мәдәниятен балалар бакчасыннан башлап мәктәп, югары уку йортларында да үстерү зарур.

Айсылу Юмагулова Казанга Башкортстанның Бишбүләк районыннан килгән. Ул КФУда тарих, инглиз теле укытучысы белемен ала.

Айсылу Юмагулова
Айсылу Юмагулова

2015 елда Казанга татар теле буенча халыкара олимпиадага катнашып беренче урынны алган булган. Шул чагында ук киләчәктә Казанда укыячакмын дигән фикердә кайтып киткән. Һәм мәктәпне тәмамлагач үз мөмкинлекләре белән Казанда укырга кергән. Хәзер бишенче курста укый.

Айсылу да укуын тәмамлагач Казанда калырга планлый. Чөнки мин монда үземне таптым, ди ул.

Аның фикеренчә, Татарстаннны алга җибәрү өчен үз-үзеңне тыңларга һәм эшләргә кирәк. Гамәл кирәк, хыялланып кына яшәргә ярамый.

Юмагулова Казан тагын да күбрәк татар шәһәре булсын өчен татарча күбрәк аралашырга кирәк, дип саный.

Хәзер Татарстан районнарыннан килүчеләр үзара урысча сөйләшә. Бу минем өчен "мәдәни шок" булды. Чөнки мин Казанга килгәндә барсы да татарча сөйләшәләрдер дип уйлый идем. Ләкин алай булып чыкмады. Күбрәк урысчарак икән, дип белдерде ул.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG