Accessibility links

Кайнар хәбәр

Антарктидада моңарчы күрелмәгәнчә җылы һава теркәлгән


Антарктида ярымутравының төньягында һава температурасы Цельсий буенча егерме градустан арткан. 2020 елның гыйнвар ае Антарктикада күзәтүләр тарихында иң җылы ай булган.

Галимнәр тарихта беренче тапкыр Антарктикада һаваның 20 градустан да ныграк җылынуын күзәткән. Бу күрсәткеч 9 февраль көнне Антарктика ярымутравының төньяк очы янындагы Сеймур утравында теркәлгән. Галимнәр моны “аномаль күрсәткеч” дип атаган.

Бу мәгълүмат әлегә Дөнья метеорология оешмасы тарафыннан расланмаган дип хәбәр итә The Guardian.

Моңа кадәр Антарктидада һаваның иң югары ноктага җитеп җылынуы 1982 елда күзәтелгән. Ул вакытта температура 19,8 градуска кадәр күтәрелгән.

6 февральдә Антарктикадагы Эсперанса станциясендә 18,3 градус җылылык теркәгәннәр.

БМО мәгълүматынча, соңгы ун еллык Антарктикада иң җылысы булган, 2016 ел иң эссе ел булып чыккан. 2020 елның беренче ае да Антарктикада температураларны күзәтү тарихында иң җылы гыйнвар булган.

Антарктикада бозлыкларның эрүе тизәюе дөнья океаны биеклегенең күтәрелүенә китерә. Бу исә үз чиратында утрауларда урнашкан дәүләтләрнең иминлегенә куркыныч тудыра.

Антарктика дөньяда иң зур төче су саклагычы булып тора. Монда кар һәм боз хәлендә дөньядагы төче су запасының 60 проценты саклана.

XS
SM
MD
LG