Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәдәният министрлыгы ун фильм иҗат итүгә 7,7 млн сум акча бүлгән


"Кире" фильмын төшерү
"Кире" фильмын төшерү

Грантларның күләме 350 меңнән алып 2 млн сумга кадәр

Татарстан мәдәният министрлыгы республикада төрле темаларга багышланган нәфис һәм документаль фильмнар төшерүгә акча бирәчәк. Ике миллион сум күләмендә грант гомумкешелек кыйммәтләре хакындагы фильмга биреләчәк, аның сценарие республика күләмендә узган ачык конкурста сайлап алыначак дип яза РБК.

Авылда яшьләр тормышы, балаларны әхлакый тәрбия турында, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган кыска метрлы фильмнарны иҗат итүгә берешәр миллион сумлык грант каралган.

Тагын дүрт грант Татарстан каһарманнары, хәрби-ватанпарвәрлек хәрәкәтләре, Татарстан республикасы халкының Петербурны төзүгә керткән өлеше һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган нәфис һәм документаль фильмнар төшерүгә тотылачак. Бу грантларның һәрберсе бишәр йөз мең сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, милли татулыкны ныгыту турында, танылган татар язучылары хакында да фильмнар көтелә. Аларны иҗат итүчеләргә 350 шәр мең сумлык грант биреләчәк.

XS
SM
MD
LG