Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда уйгырлар коронавирустан саклану өчен "тәрбия үзәкләрен" ябуны таләп итә


Синҗанда "тәрбия үзәге"

Кытайда уйгырлар коронавирустан саклану өчен "тәрбия үзәкләрен" ябуны таләп итә

Вирус лагерьга килеп эләксә, миллионлаган кеше куркыныч астында кала ди саный уйгыр халкы. Бу хакта Al Jazeera яза.

Уйгыр халкы вәкилләре Кытайда мөселманнар тотыла торган "тәрбия үзәкләрендә" коронавирус таралу куркынычын белдерә. Вирус кергән очракта, кешеләр күп һәм тыгыз урнашу сәбәпле, лагерьларда ул тиз таралачак ди алар. Күпсанлы корбаннар булганчыга кадәр бу үзәкләр ябылырга тиеш дип белдерә уйгыр халкы вәкилләре. Бу таләпне алар Change.org мәйданында чыккан петициядә белдерә.

"Без нидер эшли башлар өчен йөзләгән үлемнәр турында яңалыклар көтеп тормаска, хәзер үк чаң сугарга тиеш", диелгән петициядә. Анда шулай ук лагерьларда вирустан саклану чараларын үтәү мөмкин булмавы да әйтелгән. "Вирус һавада тамчылар аша йога, микробларны үтерүче сабын, су булмавы авыруның кискен таралып китүе куркынычын арттыра", дип искәртә авторлар.

Әлегә Синҗан уйгыр автоном төбәгендә вирус йоктыруның 55 очрагы теркәлгән. Авыручыларның бер өлеше тулысынча терелеп хастаханәләрдән чыккан дип белдерә Кытай рәсмиләре. Хакимият Синҗан төбәге вирус килеп чыккан җирдән ерак урнашкан булганга монда аның таралып китү куркынычы зур түгел дип белдерә.
Социаль челтәрләрдә шулай ук #VirusThreatInThecamps һәм #WHO2Urumqi хештеглары белән кампанияләр уза. Кулланучылар Дөнья сәламәтлек саклау оешмасын Синҗанга делегация җибәрергә өндиләр.

Кытайның Үһән шәһәрендә декабрьдә тарала башлаган яңа коронавирустан бүгенге көндә 1300 дән артык кеше үлде. 60 меңнән артык кеше авыруны йоктырган.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG