Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телендә чыгучы өч журналда баш мөхәррирләр алышына


Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов

"Шоңкар", "Агыйдел" һәм "Һәнәк" журналларына яңа җитәкчеләр билгеләнәчәк

Башкортстанда яшьләр өчен чыга торган "Шоңкар" журналына баш мөхәррир итеп язучы, республиканың Шәехзадә Бабич исемендәге бүләге иясе Айгиз Баймөхәммәтов куела. 14 февральдә аны Башкортстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында тәкъдим иттеләр дип яза Башинформ.

Моңарчы "Шоңкар" журналын җитәкләгән драматург һәм журналист Мөнир Кунафин "Агыйдел" әдәби журналына баш мөхәррир итеп билгеләнә. Агыйдел журналы баш мөхәррире, язучы һәм драматург Рәлиф Кинҗәбаев "Һәнәк" сатирик журналына күчә.

31 яшьлек Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан һәм Русия язучылар берлеге әгъзасы. Яшьли тома ятим калган егет 2013 елда "Калдырма, әсәй!" повестен яза, ул анда ятимнәр йортында булган хәлләрне сурәтли. Язучының бу әсәре Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була. Башкортчадан кала, китап татар, рус, казакъ, кыргыз, үзбәк телләрендә дөнья күргән. Хәзер бу повесть Башкортстанда һәм Кыргызстанда мәктәп програмында укытыла.

XS
SM
MD
LG