Accessibility links

Кайнар хәбәр

РИА Новости: Татарстан тормыш дәрәҗәсе белән Русиядә дүртенче урында


Халыкның яшәү шартлары дәрәҗәсе рейтингында Татарстан Мәскәү, Петербур, Мәскәү өлкәсеннән калыша. Башкортстан 25нче урында.

Халыкның тормыш дәрәҗәсе рейтингында Татарстан Русия төбәкләре арасында дүртенче урында. 2019 елга рейтингны РИА Новости чыгарган. Халыкның яшәү шартларының төрле күрсәткечләрен бәяләгәннән соң, Татарстан 66,806 балл җыйган.

Беренче урында Мәскәү шәһәре – 79,275 балл. Аннары Петербур (77,308 балл) һәм Мәскәү өлкәсе (74,500 балл) килә. Башкортстан 50,405 балл белән 25нче урында.

Тормыш дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләр арасында – Яһүд автоном өлкәсе (28,224), Карачай-Черкес республикасы (23,687), Тыва республикасы (17,533).

Халыкның тормыш дәрәҗәсен ачыклау өчен 70 күрсәткеч анализланган. Аларны 11 төркемгә бүлгәннәр: халыкның керемнәре дәрәҗәсе, мәшгульлеге һәм хезмәт базары, халыкның торак шартлары, яшәү иминлеге, демографик хәл, экология һәм климат шартлары, халыкның сәламәтлеге, белем дәрәҗәсе һәм башкалар.

XS
SM
MD
LG