Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөхәммәдия" дини китапларның ишегалдында ятуына рәсми аңлатма бирде


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ишегалдында ятучы китаплар
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ишегалдында ятучы китаплар

Мәдрәсә җитәкчелеге белдерүенчә, китаплар башка бинага күчерер алдыннан вакытлыча чыгарып куелган.

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ишегалдына чыгарып куелган китаплар белән саксыз эш итүдә гаепләүләргә җавап бирде. 16 февральдә социаль челтәрләрдә бина янында бер өем китап ятканы, мәдрәсә китапханәсе шул рәвешле бетереләчәге турында хәбәр таралды. Вакыйга урынында булган Азатлык хәбәрчесе китапларның кайберләрендә аяк эзләре булуын күрде.

Татарстан диния назәрәте интернет сайтында мәдрәсә вәкилләре җавабы чыкты. Язылганнан аңлашылганча, китапларны саклау бинасына күчерү өчен вакытлыча чыгарып куйган булганнар. Аларга карата саксызлык күрсәтүчеләр – очраклы узып баручылар диелә.

“Уку йортында реставрация булачагы билгеле. Шуңа күрә мәдрәсә җитәкчелеге биналарны бушату һәм күченү эшен оештырды. Шул исәптән мәдрәсәнең гыйльми китапханәсе дә тулысы белән чыгарылды, бу — 100 тартмадан артык китап. Элек сыйныфларда сакланган һәм китапханә фондына кермәгән басмалар, шәкертләрнең кулъязмалары саклау бинасына күчерү өчен аерым җыелды. Машинага төяргә җиңел булсын өчен, китаплар мәдрәсә ишегалдына чыгарылды. Объектив сәбәпләр аркасында мәдрәсә капкасы ачык иде, шуңа ишегалдына урамнан узып баручы кешеләр керә алды һәм алар китапларны рөхсәтсез алып китә башлады. Моны эшләгәндә алар китапларга карата саксызлык күрсәтте. Шулай ук алар интернетта мәдрәсә китапханәсен чыгарып ташлый икән дигән ялган хәбәр дә таратты. Бу мәгълүмат дөрес түгел!” дип язылган мәдрәсә җавабында.

16 февральдә мәдрәсә китапханәсе юкка чыгарыла дигән хәбәр социаль челтәрләрдә таралгач, кайбер активистлар алар җирдә аунап ятмасын дип үзләренә алып кайтырга дип килгән. Әйтүләренчә, мәдрәсә җитәкчеләре аларга китапларны өйгә алып китәргә рөхсәт иткән. Әмма мәдрәсәгә килүчеләр бина ишегалдыннан куып чыгарылган. Шәкертләр җәнҗал чыгудан куркып, китапларны кире бинага ташый башлаган.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре дини китапларны урамга чыгарган
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00


Татарстанның диния назарәте матбугат хезмәте әлеге вакыйганы "Күченгән вакытта төрлесе була, бу начар ният белән башкарылмаган, китаплар вакытлыча гына урамга чыгарылган" дип аңлатты.

XS
SM
MD
LG