Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның иң бай кешесе климат үзгәрешләренә каршы көрәшкә 10 млрд доллар бирә


Джефф Безос
Джефф Безос

Amazon ширкәте иясе Джефф Безос “Җиргә янаган иң зур куркыныч”ка каршы көрәшү фонды булдыра.

Дөньяның иң бай кешесе Джефф Безос климат үзгәрешләре белән көрәшкә ярдәм итәчәк. Ул моның өчен махсус фонд булдырып, аңа байлыгының 8 процентын бирергә ниятли. Бу сумма 10 миллиард доллар тәшкил итәчәк. Amazon ширкәте иясенең байлыгы 130 миллиард доллар дип бәяләнә. Әлеге карарын Безос Instagram аккаунтында белдерде.

Климат үзгәрешләрен ул “планетабыз өчен иң зур куркыныч” дип атый. Ул климат үзгәрешенең Җиргә җимергеч йогынтысы белән көрәштә яңа ысуллар табар өчен башка кешеләр һәм оешмалар белән эшләргә теләгәнен яза.

Безос сүзләренчә, 10 млрд доллар “Безосның Җир фонды”на күчереләчәк. Фондтан акча бу проблемны чишү белән шөгыльләнүче галимнәргә, активистлар һәм хөкүмәттән тыш оешмаларга биреләчәк. Беренче грантлар быел җәй көне бирелә башлаячак ди эшмәкәр.

Ул ширкәтләрне, төрле илләрнең хөкүмәтләрен, халыкара оешма һәм гади кешеләрне хезмәттәшлеккә чакыра. “Җир – безне барыбызны берләштерүче, әйдәгез аны бергәләп яклыйк” ди миллиардер.

Безос элек тә хәйриягә акчалар бирде. Узган елның көзендә йортсызларга ярдәмгә 100 млн доллар, Австралиядә урман янгыннарын сүндерүгә 690 мең доллар җибәргән дип искә ала РБК.

XS
SM
MD
LG