Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аргентинада үлгән Уфа альпинисты Неля Салдееваны мөселманча җирләүдә ярдәм сорыйлар


Иллюстрация буларак кулланылды
Иллюстрация буларак кулланылды

Уфа кызы Неля Салдеева Аконкагуа тавыннан төшкәндә һәлак булган.

Аргентинада фаҗигале төстә һәлак булган Уфа кызы Неля Салдееваның дуслары аны мөселманча җирләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу турыда Данис Ильясов Facebook-та язып чыкты.

“Неляның әнисе мәрхүмәне Русиягә табутта озатыр алдыннан мөселманча юып, догалар укып кәфенгә төрүне үтенде. Мин тәртибен белмим, ләкин мөгаен Русиядә табутны ачарга рөхсәт итмәсләр” ди Ильясов. Ул Facebook кулланучылардан Аргентинада мөселманнар белән элемтәгә керергә ярдәм итүләрен үтенгән.

“Кулуар” украин клубы җитәкчесе Тарас Поздний сөйләгәнчә, Неля Салдеева 15 февральдә һәлак булган. Ул бер төркем альпинистлар белән Аконкагуа тавыннан төшкәндә һәлак була. Футбол тубы зурлыгындагы таш зур тизлектә очып төшеп, кызның аягын өзеп ата. Аңа шунда ук табиб ярдәме күрсәтәләр, боралак төшеп утырырлык урынга илтәләр, ләкин коткару хезмәте килгәнче кыз җан бирә.

XS
SM
MD
LG