Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Рушания Билгилдеева “Гадел Русия”нең Татарстан бүлеге рәислегеннән китте


Рушания Билгелдеева
Рушания Билгелдеева

Билгилдеева үзе Азатлыкка бу хәбәрне кире какты, әлегә рәислек вазифасындамын, беркая да китмәдем дип әйтте.

“Гадел Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Рушания Билгилдееваның үз теләге белән вазифасыннан китүе турында үз чыганакларына таянып, "Бизнес Online" язып чыкты. Фиркадә аның гаризасын караганнар һәм каршы килмәгәннәр. Азатлыкка исә сәясәтче бу хәбәрне кире какты. "Мин "Гадел Русия"нең Татарстан бүлеге рәисе вазифасында әлегә эшләвемне дәвам итәм, әмма әйе, мин вазифамнан китәргә телим дип әйттем, гаризаны тапшырдым. 4 апрельдә хисап җыелышы булачак, менә анда минем хисап тыңланылачак, яңа кеше билгеләнәчәк. Әлегә бернинди дә җыелыш узмады", диде ул.

Билгилдеева 2010-2015 елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, ул “Пассаж” күчемсез милек агентлыгын җитәкли. 2012 елда “Гадел Русия”нең Татарстан бүлегенә рәис итеп сайлана.

2018 ел ахырында Билгилдеевага карата җинаять эше кузгатылды, аны кеше алдап акча эшләүдә гаепләделәр. Тикшерү фикеренчә, 2013 елның июленнән алып 2016 елның май аена кадәр Билгилдеева берничә клиентка җир сатып алу һәм аңа коммникацияләр үткәрү хезмәте курсәтергә вәгъдә итеп килешү төзегән. Үз хезмәтләре өчен ул 7 миллионга якын акча алган, ләкин вәгъдә ителгән эшләр башкарылмаган.

Билгилдеева үзен гаепсез дип саный. Үзенә карата җинаять эше ачылуны ул Татарстан Дәүләт шурасына сайлау кампаниясе белән бәйле дигән.

Узган елның июнендә Билгилдеева “Гадел Русия” фиркасеннән Татарстан Дәүләт шурасына биш депутат керә ала дип фаразлаган иде. Парламентка сайланган очракта алар татар телен мәктәпләрдә мотлак укыту өчен көрәшәчәген, бу "иң өстенлекле максатларның берсе" булып торачагын әйтте.

XS
SM
MD
LG