Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин милли телләргә “республика теле” статусы бирүне хупламады


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Русиядәге халыклар телләрен дәүләт теле статусыннан мәхрүм итү турындагы тәкъдимне якламады.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русиядәге милли телләрне “дәүләт теле” статусыннан мәхрүм итеп, Конституциядә аларны республика теле дип атауны хупламавын белдерде дип яза “Бизнес Online”.

Телләрне дәүләти һәм республика дәрәҗәләренә аеру тәкъдимен Русиядә украиннарның милли-мәдәни мохтариятен җитәкләүче Богдан Безпалько яңгыраткан иде. Безпалько фикеренчә, Русиядә дәүләт теле берәү – ул урыс теле. Ә калган милли телләр “республика теле” була ала. Болай эшләгәндә телләрнең статуслары арасында буталчыклык килеп чыкмый, һәм төбәкләрдә милли телләрне “көчләп укыту” да булмый дип саный ул.

Фәрит Мөхәммәтшин бу турыдагы сорауга “Мондый әйбер булмаячак. Берни дә үзгәрми, шул килеш кала” дип җавап биргән. Ул үзе әгъза булып торган Конституциягә үзгәрешләр әзерләүче эш төркемендә телләрнең статусларын элеккечә саклап калдырырга кирәклеге әйтелгәнен белдергән. “Урыс теле өйрәнелә, һәм Русия субъектлары төп халыкларының телләре дәүләти була ала. Бу безгә ярашлы. Юрап маташмыйк, әлегә ачыклык юк” дигән Мөхәммәтшин.

Дәүләт думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов бу үзгәрешнең мәгънәсен аңламавын әйткән. “Бездә хәзер 32 дәүләт теле. Мин моны сүз уйнату дип аңлыйм, бу төзәтмәнең мәгънәсен аңламадым” дигән Никонов.

Урыс теленә “гомумдәүләт теле” статусы биреп, башка халыкларның телләрен “республика теле” итеп Конситуциягә язу тәкъдимен Безпалько узган атнада Русия президенты Вдалимир Путин белән очрашу вакытында әйткән.

Безпалько сүзләренчә, Русия субъектларында милли телләрне көчләп укыталар, укымаган өчен хәтта штраф та сугалар. “Урыс теле һәм субъектның дәүләт теле беррәттән кулланыла” дигән формулировканы еш кына “урыс теле урынына субъектның дәүләт теле кулланыла” дип аңлыйлар” дигән Безпалько. Шуңа күрә ул Конституциядә “субъектлар үз дәүләт телләрен урнаштырырга хокуклы” дигән сүзләр урынына “үз республика телләрен урнаштырырга хокуклы” дип язарга кирәк дип саный. “Бу республика телләренең әһәмиятен, аларны өйрәнүгә, үсешенә хокукны киметми” дигән Безпалько.

XS
SM
MD
LG