Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда комендант сәгатен озайтырга тәкъдим итәләр


Башкортстан парламенты бинасы
Башкортстан парламенты бинасы

Бу чара республикада яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметергә ярдәм итәр дип көтелә.

Башкортстанның Дәүләт корылтае 27 февральдә республикада балалар өчен комендант сәгатен озайтуны караячак.

Әлегәчә республикада балигъ булмаганнарга зурлардан башка урамда булу кичке уннан иртәнге алтыга кадәр тыелган. Җәй айларында комендант сәгате 24.00 сәгатьтән 6.00 кадәр дәвам итә. Бу таләпне бозучы балаларның әти-әниләренә штраф яный.

Депутатлар җәй айларында комендант сәгатен 23.00 дән 06.00 кадәр озайтырга тәкъдим итә. Төзәтмәләр кабул ителсә, алар быелның 1 маеннан 30 сентябренә кадәр гамәлдә булачак дип яза МК Сеть.

Комендант сәгатен озайту республикада яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметергә ярдәм итәр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG