Accessibility links

Малайзия очкычының казасы пилотның үз-үзенә кул салуы булырга мөмкин


Австралиянең элеккеге премьер-министры Тони Эббот Малайзия хөкүмәте фаҗиганең сәбәбен халыктан яшергән дип саный.

2014 елда Һинд океаны күгендә Malaysia Airlines очкычының юкка чыгуы пилотның шул рәвешле үз-үзен үтерүе аркасында булган дип белдергән Австралиянең элеккеге премьер-министры Тони Эббот. Бу турыда The Australian яза.

“Малайзия хөкүмәтенең югары җитәкчеләре баштан ук моның сәбәбе пилотның үз-үзенә кул салуы дип уйладылар, мин моны ачык аңлый идем. Кем кемгә һәм нәрсә әйткәнен әйтеп тормыйм, ләкин аларның моны аңлаулары миңа көн кебек ачык иде” дип белдергән Эббот.
Шул елларда Австралия премьер-министры булган Эббот очкыч казасы анда ватандашлары булган илләр тарафыннан җентекләп тикшерелергә тиеш дигән.

Malaysia Airlines һава ширкәтенең Boeing 777−200 очкычы 2014 елның 8 март төнендә Куала-Лумпурдан Пекинга оча. Ике сәгать узгач ул радарлардан югала. Очкычта 227 юлчы һәм 12 экипаж әгъзасы була.
2015 елның гыйнварында Малайзия хакимияте очкычның казага юлыкканын, эчендәге кешеләрнең барысы да һәлак булганын таныды. Лайнер океанга килеп төшкән дип саналса да, аның ватыклары яки нинди дә булса башка эзләре хәзергә кадәр табылмаган.

XS
SM
MD
LG