Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Проект”: федераль бюджетның өчтән бере куәт оешмаларын тотуга китә


Русия куәт тармагында 2,6 млн кеше эшли, соңгы 5 елда аларның саны 10 процентка арткан.

Русиядә һәр 57нче кеше куәт оешмасында эшли, 2014 елдан аларның саны 10 процентка арткан дигән саннар китерә “Проект” берләшмәсе.

Журналистлар уздырган тикшеренүләрдән күренгәнчә, Русиядә иң зур куәт оешмасы – илнең гаскәре. 2018 елгы мәгълүматларга караганда, саклану министрлыгында 793,5 мең гаскәри булган. Аларның иң зур өлеше – эчке гаскәрләр. Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардиядә эшләүчеләр саны гамәлдәге гаскәр саныннан 30 процентка артып китә диелә.

Сан ягыннан өченче – җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН). Бу оешмада 211 мең кеше эшли. Федераль иминлек хезмәтендә (ФСБ) – 200 мең кеше.

Президент Владимир Путинның өченче мөддәте башланганнан соң барыннан да күбрәк прокурорлар һәм тикшерүчеләр саны арткан (беренчесе – 25 %ка, икенчесе – 23 %ка). Саклану министрлыгы штатында эшләүчеләр саны да күбәйгән – 19 процентка.

Русиянең барлык куәт оешмаларын тәэмин итеп торуга ел саен ил бюджетының өчтән бере диярлек китә дип яза “Проект”. Алар арасында ФСБ чыгымнары башкалардан тизрәк үсә. 2013 елда “иминлек органнары” маддәсенә чыгымнар 0,1 проценттан ким булса, хәзер куәт тармагына бирелгән акчаларның 7 проценты шушы оешмага тотыла.
Материалда әйтелгәнчә, куәт оешмасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы илдәге уртача хезмәт хакыннан 2-3 тапкыр күбрәк.

“Путинның өченче мөддәтенең алты елы эчендә федераль куәт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 1,5-2 тапкыр артты. 2012 ел белән чагыштырганда хезмәт хаклары иң нык арткан өлкә – җинаять-җәзаларны үтәү системасы” диелгән язмада.

XS
SM
MD
LG