Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хисап пулаты: пенсия системын үзгәртү лаеклы тормыш дәрәҗәсенә китермәде


Русия пенсионерларының 9 проценты яшәү минимумыннан азрак акча ала. Мондый хәл илнең 69 төбәгендә күзәтелә.

2019 елда Русиядә пенсиясенә федераль социаль өстәмә алучылар саны 15 процентка арткан. Ел ахырына андыйлар саны 3 млн 884 мең кешегә җиткән. Мондый күрсәткечләр булуы илдә алып барылган пенсия системын үзгәртүләр бу категория кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга китермәвен күрсәтә диелә Русия хисап палатасының аналитик язмасында.

Соңгы өч елда пенсия чыгымнары илнең тулай җитештерү күләменең (ВВП) 9 процентыннан 7,9 процентына кадәр кимегән. 2017 елда ул 9 процент, 2018 елда 8,6 процент, 2019 елда 7,9 процент булган. “Бу пенсионерларның тормыш дәрәҗәсе артуга китерә алмый” диелә Хисап пулаты язмасында. Шул ук вакытта илдә пенсионерлар саны да кими. 2019 елда пенсиядәге кешеләр саны 401 мең кешегә кимегән.

Русиядә пенсионерлар өчен яшәү минимумы билгеләнгән, ул хәзер уртача 8846 сум тәшкил итә. Моннан тыш, төбәкләрнең үз минимумы бар. Пенсия алучының пенсиясе шул суммадан кимрәк булса, аңа федераль казнадан өстәп түләнә.

Элегрәк пенсия яше арту сәбәпле, 2020 елда 800 мең русияленең пенсиягә элекке канун нигезендә чыкмаячагы билгеле булган иде. Росстат мәгълүматынча, Русиядә 19,9 млн кеше фәкыйрьлектә яши, бу ил халкының 13,5 процентын тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG