Русиянең Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Казанда Сүриягә китәргә җыенган өч татарстанлыны кулга алган. Алар Русиядә тыелган "Әт-Тәкъфир Вәл-Хиҗра" экстремистик оешма вәкилләре булган, дип хәбәр итә Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе.
Әлеге кешеләрдән корал һәм экстремистик әдәбият алынуы турында хәбәр ителә. ФСБ хәбәрендә татарстанлыларның Сүриягә китәргә һәм "халыкара терорчы оешмага керергә" җыенулары әйтелә.
Шулай ук Русиядә тыелган "Әт-Тәкъфир Вәл-Хиҗра" оешмасының Татарстан бүлеге оешу дәлилләре туплануы әйтелә. Әлеге оешма 2010 елда Русия Югары мәхкәмәсе карары белән экстремистик булып танылган.
"Республиканың ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия көчләре белән җиһадчыларның җитәкчесе һәм ике актив әгъзасы тоткарланды, дини-экстремистик төркем әгъзалары кулланган дүрт адреста тентүләр уздырылды", диелә ФСБ белдерүендә.
"Экстремистик оешманы булдыру эшчәнлеге" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе хәбәр иткәнчә, тикшерү чаралары дәвам итә.