Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ күзләве: Русия Трампка сайлауларда ярдәм итәргә маташа


АКШ күзләү хезмәте конгресс әгъзаларын Русиянең АКШта сайлау барышына тыкшынуы турында кисәтте.

New York Times газеты хәбәр иткәнчә, конгресменнар каршында Илкүләм күзләүдә сайлаулар иминлеге өчен җавап бирүче Шелби Пирсон хисап тоткан. Ул Русиянең Трампка сайлауларда ярдәм күрсәтергә омтылуы турында белдергән. Газета язганча, бу хисап Дональд Трампның ачуын чыгарган, чөнки ул анда китерелгән мәгълүмат демократлар тарафыннан аңа каршы кулланылырга мөмкин дип саный.

АКШ күзләве хезмәте белдергәнчә, бу юлы Русия киберяссылыкта гамәлләрен Демократлар фиркасенең беренчел сайлаулары вакытында ук башлаган. Бу операцияләрнең нечкәлекләре әйтелми, ләкин Русия оперативниклары саграк эшләве, хәзер аларның Америкада урнашкан серверлардан файдалануы искәртелә. Элек алар социаль челтәрләрдә ялган аккаунтлар ясау аркылы эшләгән булсалар, хәзер социаль челтәрләрдә өстәмә саклану чаралары кертелгәнгә, ул юлны кулланмыйлар, сайлаучыларга йогынты ясауның башка ысулларын эзлиләр диелә.

Конгресстагы республиканнарның берничәсе бу мәгълүматка карата шик белдергән. Алар Трампның сәясәте Кремльгә күп кенә зыян салды дип белдерә. Аерым алганда, Украинага хәрби ярдәм күрсәтү, Мәскәү белән дус булган Иранны чикләү шундый гамәлләр булып тора. Америка күзләү аналитиклары исә Кремльнең төп максаты – Америка сайлау барышына буталчыклык кертү һәм сайлау нәтиҗәләренә карата шик тудыру дип саный.

2016 елның ноябрендә Америкада узган сайлаулар алдыннан социаль челтәрләрдә Русия тарафыннан түләнгән роликлар чыгуы турында хәбәр ителде. Facebook ширкәте җитәкчелеге социаль челтәрдә Америка президенты кампаниясе вакытында Русиядән ялган аккаунтлар астында өч мең тирәсе сәяси реклам чыгарылган, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG