Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимияте Куштауны яклаган флешмобка рөхсәт бирмәде


4 гыйнварда узган Куштауны яклау чарасы
4 гыйнварда узган Куштауны яклау чарасы

Башкорстанның Ишимбай районы идарәсе Куштау шиханын яклау чарасын килештермәде. Чара 22 февральгә билгеләнгән иде.

Башкорстандагы Куштау шиханын саклап калу өчен көрәшүчеләргә 22 февральгә билгеләнгән чираттагы чараларын уздырырга Ишимбай районы идарәсе рөхсәт бирмәгән. Район башлыгы Азат Ишемголов кул куйган хатта бу карарның сәбәпләре китерелгән. Анда әйтелгәнчә, оештыручылар чара турында хакимияткә канунда каралганнан соңрак хәбәр иткәннәр, гаризаны язганда да берничә формаль хата җибәрелгән. Моннан кала, түрә белдергәнчә, “җыен-флешмоб” кебек чаралар канунда гомумән телгә алынмаган.

Башта бу чара 23 февральгә билгеләнгән иде, ләкин соңрак шул ук көнне тау янында хакимиятнең ватанпарвәрлек тәрбияләүче спорт чарасы уздырачагы билгеле булды. Куштауны яклау флешмобын 22 февральгә күчерделәр.

Шуннан соң җирле халык арасыннан актив кешеләргә басым ясау башланды дип исә ала Idel.Реалии. Үрнәк авылында кайбер кешеләргә таныш булмаган кешеләр “активлыкларын киметергә” киңәш иткән. Кайберләрен полициягә чакырып экстремистлык белән шөгыльләнү ярамавы турында кисәткәннәр.

Активистлар белдергәнчә, 22 февральдә акция баребер булачак. Җыен яки флешмоб кебек чараны алдан килештерү мәҗбүри түгел дигәннәр активистлар. Алар хакимиятләр чараны уздыруга каршы төшсә бөтен Русиягә шау-шу кубачагын әйткән, чөнки Куштауны яклау хакында башка төбәкләрдә дә беләләр.

Элегрәк Куштауны яклаучыларга теләктәшлек белдереп Архангельски өлкәсендәге Шиес чүплегенә каршы көрәшүчеләр һәм Сергиев-Посадтагы “ЭкоБессрочка” чарасы активистлары да видеомөрәҗәгатьләр яздырган иде.

22 февральдә Куштау шиханы янына флешмобка Башкортстанның күп кенә районнары һәм шәһәрләреннән, шулай ук күрше төбәкләрдән активистлар килер дип көтелә.

Моңарчы Куштау янында флешмоб 5 гыйнварда узган иде, анда уртача 700-900 кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG