Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ана теле көне уңаеннан "Азатлык" берлеге вәкилләре Казанда ялгыз пикетка чыкты


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Ялгыз пикетка чыгучылар Казанның хөкүмәт бинасы каршында һәм Бауман урамында шигарләр тотып торды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, аның урынбасары Фәнил Гыйләҗев, шулай ук Азнакайдан килгән милли хәрәкәт активисты Рузилә Шәрәфетдинова Ана теле көне уңаеннан ялгыз пикетка чыкты.

"Без бу адымыбыз белән татар теленең аяныч хәлдә булуына ризасызлык белдерәбез. Шуңа хакимияттән татар мәктәпләре санын арттыруны, мәктәптә татар телен урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә укытуны, федераль дәрәҗәдә татар телевизион канал булдыру өчен чаралар күрүне, Башкортстанда татарларны башкорт дип язу сәясәтен туктатуны, җанисәпне гадел уздыру һәм татар халкын кимсетмәүне, Татарстанда милли университет булдыруны таләп итәбез", ди Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак сакланырга, яшәргә һәм үсәргә тиеш.

"Әлбәттә моның өчен җәмгыятьтән дә, хакимияттән дә актив адымнар кирәк", ди Нәбиуллин.

1952 елның 21 февралендә Пакстанда банглы теленә дәүләт статусы бирүне таләп иткән өчен биш студент үтерелә. Бу вакыйгадан соң 47 ел узгач, 1999 елда ЮНЕСКО Бангладеш тәкъдиме белән 21 февральне халыкара Ана теле көне итеп игълан итә. ЮНЕСКО Русиядәге 131 телне "юкка чыгу куркынычы янаган телләр" исемлегенә кертте. Алар арасында чуаш, удмурт, башкорт һәм аннексияләнгән Кырымда яшәүче кырымтатарлар теле дә бар.

XS
SM
MD
LG