Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәләкәс халкы: "Нурланыш турында социаль челтәрдән генә белдек"


Атом реакторлары фәнни тикшеренү институты (ГНЦ НИИАР)
Атом реакторлары фәнни тикшеренү институты (ГНЦ НИИАР)

Февраль башында Мәләкәстә нурланыш дәрәҗәсе артуы турында билгеле булды. Рәсмиләр бернинди зыян юк дип халыкны тынычландырырга тырышты. Ләкин шәһәр кешеләре аларга ышанмый, чынлыкта вазгыять катлаулырак дип саный.

Нурланыш турында рәсмиләр аңлатуы

3 февраль Ульян өлкәсе Мәләкәс (Димитровград) шәһәрендә урнашкан Дәүләт фәнни үзәк — Атом реакторлары фәнни тикшеренү институты (ГНЦ НИИАР) белгечләре институтның беренче санлы сәнәгать мәйданчыгында нурланыш булганын хәбәр итте.

Пычрану дәрәҗәсе зур түгел, бер дүрткел сантиметрга 25 кисәкчәгә кадәр генә, пычрану мәйданында яткан кар катламы икенче көнне үк юк ителде диелде.

Ростехнадзор үзенең сайтында нурланыш очрагы булуын танып, радиоактив матдәләрнең тиешенчә герметик булмаган мичкәләрдән агып чыкканын язды. Оешма вәкилләре сүзләренчә, бу радиоактив материал Русиянең фән министрлыгы белән килешү нигезендә уздырылырга тиешле фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләрендә кулланылырга тиеш булган. Пычрану атом реакторлары эшчәнлеге белән бәйле түгел дип язылган сайтта.

Мәгълүматның башкасы сер итеп саклана. Шәһәр халкы бу турыда бер-берсеннән ишетеп кенә белә, социаль челтәрләрдә чыккан мәгълүмат белән канәгатьләнергә мәҗбүр. Кемгәдер дус-туганнары "тәрәзәләрне ачмыйча өйдә утыр", дип хәбәр җибәргән.

Азатлык хәбәрчесе Мәләкәстә яшәүче халыктан, белгечләрдән һәм рәсми затлардан НИИАРда булган нурланыш очрагы һәм, гомумән, шәһәрдәге экология торышы хакында сорашып кайтты.

Мәләкәс халкы: "Нурланыш турында хәбәр итүче булмады "
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:00 0:00

Нурланышлы карның кая өелгәне билгесез

Самар активисты Алексей Носорев НИИАРда радиоактив матдәләрнең читкә чыгуы турында мессенджердан укыган.

"Оешма хезмәткәрләре Мәләкәстә нурланыш булды дип хәбәр җибәрде. Чатта нәкъ менә "Радиация агып чыгуы НИИАР реакторында булды һәм бөтен мәгълүмат яшерелде" дип язып чыктылар", дип сөйләде Носорев.

Русиянең Тикшерү комитетының Ульян өлкәсендәге тикшерү идарәсе радиоактив матдәләрнең читкә чыгуы фактын тикшерде. Идарә вәкиле, үз исемен белдермәү шарты белән, нурланышның булуын раслады.

"Радиоактив матдәләр таралуы булды һәм ул зур күләмле булды. Бу вакытта кар ява иде, шуңа күрә радиоактив матдәләр җиргә сеңде. Карны чыгаруын чыгардылар, әмма аны кая чыгарып өйделәр — монысы икенче сорау. Бу — билгесез. Мәгълүматның күп өлеше яшерелде", диде тикшерү идарәсе вәкиле.

Элек Ульян өлкәсе Ростехнадзорының экология бүлеге җитәкчесе урынбасары булган, хәзер Мәләкәснең табигатьне саклау комитеты рәисе Борис Капков сүзләренә караганда, экология белән бәйле хәлләргә халык күп очракта битараф кала. "Кеше күбесенчә гаиләсен ничек ашатыйм дип кенә борчыла. Ә тирә-ягында булган әйберләр аның игътибарыннан читтә кала", ди ул.

Ульян активисты һәм эколог Александр Брагин НИИАРда булган соңгы хәлләрне күпертелгән дип саный. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә нурланыш куркынычы юк, әмма ул кайвакыт нурланыш дәрәҗәсе күрсәткечләренең арту очраклары булганын да кире какмый.

Институтка керү урыны
Институтка керү урыны

"Иртән торуга хәл юк"

Азатлык шәһәр кешеләре белән дә сөйләште. Аралашучылар үз исемнәрен атарга теләмәде.

"Экология начар бездә. Сәламәтлеккә дә зыяны сизелә. Мин үземне әле алай ук карт дип санамыйм, ләкин элегрәк күпкә активрак эшләп йөри идем, хәзер иртән торгач ук хәл булмаган чаклар бар. Мин үзем бу шәһәрдә туып үстем, гомер буе биредә яшим һәм әйтә алам, элек НИИАРда тәртип бар иде, хәзер үзгәрде кебек. Бу хәлләр, әлбәттә кешегә зыян гына китерә. Радиоактив матдәләрнең таралуы турында рәсми әйтүчеләр юк, тирә-якта яшәүче кешеләр, танышлар сүзеннән генә беләбез", диде базарга тауар алырга килгән ханым.

Сатучылар шушы хәлләргә бәйләп үзара шаярышып та алалар: "НИИАР тәэсир итә, әмма сәламәтлеккә түгел, ә сатып алучылар санына. Менә, күрәсезме, бер кеше дә юк. Соңгы хәлләрдән соң халыкны диңгез дулкыны юып киттемени — беркем калмады", диләр.

"Мин алай ук һаваның сафлыгын, пычрануларын тикшермим, чир-авырулар бөтен кешедә дә бар инде. Ә болай безнең шәһәр бик әйбәт. Мин монда 78 ел яшим, безнең бар да яхшы дип кенә әйтә алам", дип сөйләде базарда кием сатучы ханым.

Халык нурланыш хакында рәсми әйтүче булмады, үзара сөйләшүләрдән генә мәгълүмат тупларга мәҗбүрбез дип әйтә. "Экология ягыннан үзгәрешләр бик тә сизелә. Сәламәтлеккә начар яктан тәэсир итүен дә сизәбез. Саклану турында хакимият бернинди дә кисәтүләр ясамады", дип сөйләде безгә шәһәрнең тагын бер кешесе.

Димитровград шәһәре
Димитровград шәһәре

Мәләкәстә яшәүче яшьләр әлеге хәлнең психологик яктан да халыкка зыян китерүен әйтә: "Әйе, радиоактив матдәләрнең таралуы турында ишеттек. Безнең сәламәтлеккә артык зыян итми дип уйлыйбыз, психологик яктан кешене борчуга салса гына. Шул вакыйга булган көнне өйдән чыкмасагыз, яхшырак булыр дигән хәбәрләр таралды", ди Мәләкәс урамнарында йөрүче яшьләр.

"Булган хәлләрне анализлап тикшерә алмыйм, чөнки бу мәсьәләдә мин артык белгеч түгел. Әмма сәламәтлеккә барыбыр тәэсир итәдер дип уйлыйм. Онкология белән интегүчеләр бик күп. Самар белән чагыштырып карасак, бездә авыручылар күбрәк. Бу бит юктан гына түгел. Нурланыш очрагы турында, әйе, ишеттем. НИИАРда эшләүчеләр ул көнне "Эвакуация булды, автобуслар килде, эшчеләрне өйләренә кайтарып җибәрделәр", дип сөйләделәр. Бу бәлки хак сүз дә тугелдер, ләкин халык арасында шундый сүзләр йөри. Бу хәл турында икенче көнне генә белдем, бер танышым шалтыратып, тәрәзләрне ачмаска кушты. Нурланышлы матдәләрнең тараладыр, безгә аның хакта рәсми әйтмиләр генә. НИИАР бит күптәнге оешма, анда булган җиһазлар да иске дип сөйлиләр", дип үз фикерен белдерде шәһәрдә яшәүче ир.

Институтта алты атом реакторы бар

Атом реакторлары фәнни тикшеренү институты (НИИАР) — Русиядә иң зур фәнни-тикшеренү институтларның берсе. Институтта алты атом реакторы бар. Алар Европада иң зур реакторлар санала. Моннан тыш, институтта реакторларда эшкәртелеп чыккан матдәләрне өйрәнү, атом ягулык циклы фәнни-тикшеренү эшләре өчен корылмалар комплексы, радиохимия комплексы һәм радиоактив калдыкларны зарарсыз саклауны өйрәнү комплексы бар.

Рәсми мәгълүматларга караганда, НИИАРда 5000 кеше хезмәт куя, аларның 1415е тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә.

Мәләкәстә барлыгы 115 мең кеше яши (2018 елның 1 гыйнвар саны). Шәһәрдә 15 меңнән артык, ә Мәләкәс районында биш меңнән артык татар бар дип исәпләнә.

Мәләкәс һәм Ульян шәһәрләре арасы 81 км, Казаннан Мәләкәскә - 177 км. Татарстан чигеннән Мәләкәскә 50 км, Мәләкәс районы Спас районына терәлеп тора.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG