Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда беренче тапкыр бер ветеран өчен тантаналы йөреш узды


Тантаналы йөреш
Тантаналы йөреш

Шәйморатов дивизиясе ветераннарына Шәйморатов ордены тапшырылды

23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Уфада бәйрәм чаралары Җиңү паркында тантаналы чара белән ачылды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Советлар берлеге батырлары Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов) һәм Миңнегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгы истәлегенә куелган һәйкәлгә тере чәчәкләр салды.

Башкортстанда генерал Миңнегали Шәйморатов ордены булдырылды. Ул көч структуралары вәкилләренә һәм коткаручыларга, шулай ук җәмәгать тәртибен саклаганда, кешеләрне коткарганда батырлык күрсәтүчеләргә тапшырылачак. Беренче орден 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә сугыш юлын үткән 102 яшьлек Мөгыйн Нагаевка тапшырылды. Аны ветеранга республика башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. Ул яшәгән Моксинов урамындагы йорт ихатасында аның өчен хәрби йөреш уздырылды.

Моңа кадәр Башкортстанда бер ветеран өчен аерым тантаналы йөреш уздырылганы булмады. Ветеранны арба белән йорт ихатасына алып төшеп, аның түшенә Радий Хәбиров беренче орденны кадаганнан соң ветеран хөрмәтенә тынлы оркестр озатуында тантаналы йөреш узды.

Хәрби йөрештә ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында Муса Гәрәев исемендәге Уфа интернат-мәктәбе курсантлары һәм байрак йөртүчеләр төркеме, Октябрьски шәһәре яшь армиячеләре, Стәрлетамакның һәм Ишембайның кадет сыйныфларында тәрбияләнүчеләр, Уфаның 160нчы лицее укучылары катнашты. Байрак йөртүчеләр төркеме кулларында Җиңү байрагы күчермәсе, 112нче Башкорт кавалерия дизизиясе байрагы, Русия һәм Башкортстан байраклары бар иде.

Аннан соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ветераннар һоспиталенә барып, анда дәваланучы Габделхәй Зариповка генерал Миңнегали Шәйморатов исемендәге икенче санлы орден тапшырды.

Миңнегали Шәйморатов ордены тапшырылган 102 яшьлек Мөгыйн Нагаев та, 97 яшьлек Габделхәй Зарипов та икесе дә татар милләтеннән. Башкортстанда Шәйморатов генерал дивизиясендә сугышкан бу соңгы ике ветеран.

“Башкортстан” дәүләт концертлар залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы җыелышта тагын берничә кешегә генерал Шәйморатов орденнары тапшырылды.

XS
SM
MD
LG