Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус корбаннары саны ике мең ярымнан артты


COVID-19 вирусы дөньяда 2620 кешенең гомерен өзде, авыручылар саны 80 меңгә якынлашты. 

Яңа коронавирустан үлүчеләр саны Кытайда ике мең ярымнан арткан. Моннан тыш, Иранда (8), Көньяк Кореяда (7), Италиядә (4) үлүчеләр саны күбәйгән.

Дөнья күләмендә 79 434 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. 25 меңгә якын кеше чирдән терелгән. Бу турыда Кытайның сәламәтлек саклау дәүләт комитеты хәбәр итә.

Италиядә авыру 210 кешедә ачыкланган, 4 кеше үлгән. Коронавирус куркынычы сәбәпле илдә киңкүләм чаралар уздырудан баш тарталар. Венециядә ел саен уздырыла торган шәһәр карнавалының соңгы ике көнен коронавирус аркасында уздырмаска булганнар. Венето һәм Ломбардия төбәкләрендә мәктәпләр һәм университетлар ябыла. Футбол уеннары туктатыла. Европа кубогы уеннары күчерелергә яки тамашачылардан башка уздырылырга мөмкин.

COVID-19 вирусы Кытайда декабрьдә тарала башлады. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдергәнчә, вирустан беренче вакцина ел ярымнан барлыкка килергә мөмкин. Ләкин Кытайның Русиядәге илчесе матбугат вәкилләренә коронавирустан вакцина табылды, аңа өстәмә тикшерүләр уздырырга гына кирәк дигән.

23 февральдә Казанга Япониядәге Diamond Princess лайнерыннан сигез русияле китерелгән иде. Аларның өчесендә коронавирус табылган. Татарстан йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин белдергәнчә, сигез кешенең берсендә дә тән температурасының күтәрелүе күзәтелмәгән. Коронавирус табылган пациентларның авыруы җиңелчә рәвештә уза, күренеп торган билгеләре юк дигән табиб.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG