Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның элеккеге президенты Хөсни Мөбәрәк вафат


Хөсни Мөбәрәк
Хөсни Мөбәрәк

1981-2011 елларда Мисырны җитәкләгән Хөсни Мөбәрәк 91 яшендә вафат булган.

Мисырда каты авырудан соң илнең элеккеге президенты Хөсни Мөбарәк вафат булды дип хәбәр итә El Watan.

Мөбарәк 30 ел дәвамында – 1981-2011 елларда Мисырны җитәкли. 2011 елның февралендә илдә барган көчле протестлардан соң дәүләт җитәкчесе вазифасыннан китә.

2012-2017 елларда Мөбарәк төрмәдә утырды. Аны 2011 елда хакимияткә каршы күтәрелешләрне көч кулланып тарату һәм йөзләрчә кешенең һәлак булуында гаепләделәр. Мәхкәмә аңа гомерлек төрмә җәзасы бирде. Әмма 2017 елның мартында Мисырның кассация мәхкәмәсе элекке президенты аклады.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG