Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Кырымны аннексияләгән өчен Русиягә кертелгән чикләүләрне тагын бер елга озайтты


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Русия хөкүмәте Украинага карата гамәлләре аша АКШка куркыныч тудыруын дәвам итә диелгән документ аңлатмасында.

Президент Дональд Трамп Русиягә Кырымны аннексияләгән өчен кертелгән чикләүләр 2020 елның мартыннан соң да дәвам итәргә тиеш дигән карар кабул итте. Бу турыда документ Ак йортның сайтында дөнья күрде.

“Украинаның демократик процесслары һәм институтларына зыян салучы, аның тынычлыгы, иминлеге, тотрыклылыгы, суверенитеты һәм бөтенлегенә янаучы затларның гамәлләре һәм сәясәте, шулай ук Русия Федерациясе хөкүмәте гамәлләре һәм сәясәте, Кырымның аннексияләнгән булуы ихтималын һәм Украинада көч куллануны да кертеп, АКШның милләт иминлеге һәм тышкы сәясәте өчен зур куркыныч тудыруын дәвам итә” диелгән документның аңлатмасында.

Русиягә карата чикләүләр АКШның элеккеге президенты Барак Обама тарафыннан 2014 елның 6 мартында кабул ителгән иде.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

Әлеге хәлләрдән соң АКШ, Европа берлеге һәм Көнбатышның кайбер башка илләре Русиягә карата чикләүләр кертте. Әлеге чаралар Русиянең кайбер рәсми затларының активларын томалау, виза чикләүләре кертүне, ширкәтләргә санкцияләр исемлегендәге русияләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруны тыюны күз уңында тота.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG