Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәһлидә мөселманнар һәм индуистлар бәрелешендә 20 кеше һәлак булган


Нью-Делида чуалышлар

200 кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәдә. Мөселманнар ватандашлык турында гамәлгә кергән канунга каршы чыга.

Һиндстан башкаласында мөселманнар һәм индуистлар арасында зур бәрелеш булып, 20 кешенең гомере өзелгән дип хәбәр итә BBC News.

The Guardian язганча, 200 кеше хастаханәләргә эләккән. Алар утлы коралдан яралану, серкәдән тире пешү, кыйнау һәм таш атудан имгәнүләр белән китерелгән.

Бәрелешләр Һиндстанның ислам динен тотучыларга карата гаделсез дип саналган яңа кануны сәбәпле килеп чыккан. Бу канунга ярашлы, үз илләрендә эзәрлекләүләр күргән очракта, Пакстан, Әфганстан, Бангладеш һәм башка илләр ватандашлары Һиндстанга килеп, гадиләштерелгән рәвештә ватандашлык алырга хокуклы. Непал һәм Шри-Ланка ватандашларына, мөселманнарга андый хокук бирелмәгән. Һиндстан мөселманнары бу канунга кискен каршы чыга.

Һиндстанда бу протестлар узган елның декабреннән бирле бара. 23 февральдә алар чуалышларга әйләнеп китте. Мөселманнар юлны япты, алар янына индуистлар килеп, ике төркем бер-берсенә ташлар ыргыта башлаган диелде.

The Guardian язганча, 25 февральдә 500 кеше җыелып килеп мәчетне яндырган, шул ук көнне тагын бер мәчет янып көл булган.

Шәһәрдә вакытлыча барлык мәктәпләр ябылган, киңкүләм чаралар тыелган, шәһәрнең кайбер районнарында комендант сәгате кертелгән.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp.-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG