Accessibility links

Казанда Борис Немцовны искә алдылар


Казанда Борис Немцовны искә алдылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

Биш ел элек Мәскәү Кремле янында атып үтерелгән оппозиция сәясәтчесе Борис Немцовны Казанда сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салып искә алдылар.

27 февральдә Казанның Ленин бакчасында сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән, нәкъ биш ел элек атып үтерелгән оппозиция сәясәтчесе Борис Немцовны искә алу чарасы үтте.

Уннан артык кеше катнашкан чараны “Яблоко” фиркасенең Казан бүлеге оештырды.

Фирканең Казан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин Азатлыкка, чара Немцовны һәм башка сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу максатыннан оештырылуын әйтте.

“Немцовны үтерергә кушучылар әлегә кадәр табылмады. Күп кенә Европа илләрендә, АКШта Борис Немцов исемен урамнарга бирәләр. Русиядә аның исемен урамнарга бирү түгел, үзе атып үтерелгән күпердәге мемориалны да алып ташлыйлар. Без моны хакимиятнең оятсызлыгы дип әйтәбез”, диде.

Казанда Борис Немовны искә алу
Казанда Борис Немовны искә алу

Зиннәтуллин сүзләренчә, Русиядә сәяси репрессияләр бүген дә дәвам итә.

“Әле ике көн элек кенә Казанда безнең 19 яшьлек активистыбызны ялгыз пикет уздырган өчен сигез тәүлеккә утырттылар. Бөтен нәрсә кечкенәдән башлана. Без әгәр моңа каршы чыкмыйбыз, үз фикеребезне җиткермибез икән, хакимият башта административ эшләр ачачак, аннан инде җинаять эшләре белән эзәрлекләячәк. Без соңгы берничә ел эчендә бик тиз рәвештә 1937 елга таба барабыз”, дип җиткерде.

Руслан Зиннәтуллин фикеренчә, хакимият Борис Немцовны үзен тәнкыйтьләгән өчен искә алырга теләми.

“Хакимият шуңа күрә аны юкка чыгарырга теләде. Әмма хакимият халыкның биш ел вакыт үтсә дә, Немцовны искә алачагын көтми иде. Халык Немцовны истә тота. Һәр ел Русиянең төрле шәһәрләрендә кешеләр аны искә алырга, төрле сәяси мәсьәләләрне тикшерергә чыга. Әлбәттә инде, хакмияткә бу бер дә ошамый. Хакимият, кеше үлгән икән, аны беркем дә искә алмас дип уйлый. Әмма халык Немцовны да, аны үтерүне дә истә тота һәм бу үтерү эшендә хакимиятне гаепли”, дип белдерде.

Немцовны искә алу чарасы бер минутлык тын тору белән тәмамланды.

Русия президенты Владимир Путинны кискен тәнкыйтьләгән Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге Большой Москворецкий күперендә атып үтерелде.

Чечняның бу үтерүгә яллануда гаепләнгән биш кешесенә 2017 елның июлендә төрмә җәзасы бирелде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG