Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиһангирлар гаиләсе: Кыпрыс тормышы, татарлар һәм самавыр


Алсу һәм Илнар Җиһангировлар
Алсу һәм Илнар Җиһангировлар

Алсу һәм Илнар Җиһангировлар Кыпрыста, Лимасол шәһәрендә яши. Казаннан күчеп китүләренә өч ел. Илнар Җиһангиров — PR белгече, "Барс Медиа"ның куәтле чагында PR бүлеген җитәкләде, аннары башка эре ширкәтләрдә эшләде. Видеоклиплар төшерү белән мавыга.

Алсу Җиһангированы күпләр Мәрьям исемле җырчы буларак та беләдер. Ул тумышы белән Башкортстанның Илеш районыннан.
Мәктәп яшендәге ике уллары бар.

Җиһангирлар гаиләсе: Кыпрыс тормышы, татарлар һәм самавыр
please wait

No media source currently available

0:00 0:24:04 0:00
йөкләү

Нәрсәләр турында сөйләштек:

  • Ир уртасы булып, инде күпмедер мал туплап, төпләнеп кенә яшәп ятканда чит ил илгә чыгып китү кыенмы?
  • Балалары татар телен беләме? Кыскача җавап: башка нормаль татар гаиләләрендәге кебек.
  • Баттл: балаларның гаджетларга кереп китүе начармы, яхшымы?
  • Милләт киләчәге.
  • Кыпрыста татарлар ни белән шөгыльләнә?
  • Авылдан Лимасолга самавыр алып килү кыйссасы.
  • Илеш кызы Алсу үзен башкорт дип саныймы, татар дипме?
  • Инстаграмда алты айда беренче тапкыр куелган лайк өчен дуслыкны өзү.

Нәрсәләр турында сөйләшмәдек:

  • Барс Медиа турында.

Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар бар икән, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.

XS
SM
MD
LG