Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус: дөнья базарлары төшә, нефть арзаная


Тәһран шәһәре, Иран
Тәһран шәһәре, Иран

Яңа төр коронавирус дөньяның 50 дән артык иленә үтеп керде. Авыруның таралуы дөньяда икътисади активлыкны акрынайта, моңа бәйле рәвештә нефть бәяләре төшә.

Коронавирус Кытайда һәм башка илләрдә икътисади активлыкны акрынайта, бу нефтькә ихтыяҗны киметә. Икътисадчылар эпидемия бөтен җир шарын колачлаган рецессия булырга ихтимал дип фаразлый.
Азия биржаларында җомга көнне бәяләр 3-4 процентка төшкән. Европа биржаларында да котировкалар төшүе дәвам итә.

Кичә Нью-Йорк биржасында Dow Jones индексы 4 проценттан да ныграк төшкән – бу соңгы берничә ел эчендә иң зур күрсәткеч. Бер атна эчендә генә дә хиссәләрнең бәясе 10 процентка арзанайган.

Нефьткә бәяләр төшә. Brent нефтенең бәясе мичкәсенә 50 доллар тирәсендә, Русия сата торган Urals маркалы нефть һәрвакыттагыча арзанрак. Русия бюджеты нефть мичкәсе 2020 елда 57 доллар булыр дигән исәп белән төзелгән.

Белгечләр 2020 елны дөньядагы финанс базарлары өчен 2008 елдан бирле иң авыр ел дип атый.

Беларуста 28 февраль көнне беренче авыру теркәлде, вирус Ираннан килгән студентта табылган. Яңа Зеландия, Нидерланд һәм Литвада да беренче очраклар турында хәбәр ителде. Испания, Франция, Нигерия һәм Гарәп Әмирлекләрендә авыру очраклары арткан. Азәрбайҗанда бер русияленең авыруы билгеле булды.

Көньяк Корея, Иран һәм Италиядә эпидемия шактый зур тизлектә тарала. Бу өч илдә Кытайдан соң иң авыр хәл күзәтелә. Көньяк Кореяда авыручылар саны ике меңнән артык, 13 кеше үлгән. Италиядә 17 кеше үлгән, 650 кеше авырый.

Иранда 245 кешенең вирус йоктырганы расланган, 26 кеше җан биргән. Иранның сәламәтлек министрлыгы илнең хакимиятен зур шәһәрләрдә җомга намазларын уздырмаска чакырды. 27 февральдә коронавирус Иранның Ватикандагы элеккеге илчесенең гомерен өзгәне билгеле булды. Русия Иран ватандашларына илгә керүне вакытлыча туктатты. Элек шундый ук карар Кытай ватандашларына карата кабул ителгән иде.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эпидемия сәбәпле халыкара велоузыш туктатылды. Италиядән килгән спортчыларның икесендә коронавирус табылган. Хәзер спорт чарасында катнашучыларны, оештыручыларны, барлык хезмәткәрләрне коронавируска тикшерәләр.
Токиода Олимпия утын тапшыру эстафетасын ничек уздыру турында киңәшмә көтелә. Коронавирус сәбәпле Олимпия уеннары узмаска мөмкин дигән фараз да бар, әмма Япония хөкүмәте аны кире кага.
Монголия президенты Кытайда булып кайтканнан соң ике атналык карантинга куелган. Аның белән бергә Монголия делегациясенең башка әгъзалары да әлегә хастаханәдә тотыла.

Коронавирус дөньяда барлыгы 2800 кешенең гомерен өзде. Авыруны йоктыручылар 83 меңнән артып китте, хәзер вирус җирнең Антарктидадан кала барлык кыйтгаларына да таралды. Кытайдан башка илләрдә авыру йогу очраклары 4400 дән артты.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG