Accessibility links

Катарда АКШ һәм талибаннар вакытлы килешү төзеде


АКШ һәм "Талибан" арасында килешү имзалауга әзерлек, Доха, 29 февраль
АКШ һәм "Талибан" арасында килешү имзалауга әзерлек, Доха, 29 февраль

Доха шәһәрендә АКШ, Әфганстан җитәкчелеге һәм "Талибан" хәрәкәте Америка гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару һәм илдә тынычлык урнаштыруны башлау турында килеште.

Килешү имзалау тантанасында Әфганстан президенты Әшраф Гани, Пентагон башлыгы Марк Эспер, АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео, НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг катнашкан.

Әлеге доумент - АКШ һәм талибаннар 2018 елдан бирле алып барган сөйләшүләр нәтиҗәсе. Килешүгә ярашлы, талибаннар үз йөкләмәләрен үтәгән очракта АКШ һәм НАТО илләре Әфганстаннан 14 ай эчендә китәргә тиеш. Хәзер Әфганстанда 13 меңгә кадәр Америка хәрбие бар. 135 көн эчендә аларның саны 8600гә калырга мөмкин дип яза Reuters.

Әфганстан президенты АКШ һәм "Талибан" арасындагы сөйләшү вакытлы гына түгел, даими килешүгә дә китерер дип өметләнүен белдерде.

Майк Помпео үз чиратында талибаннарны вәгъдәләрендә торып, "Әл-Каидә" һәм "Ислам дәүләте" сугышан төркемнәре белән элемтәләрен өзәргә чакырды.

Талибаннар лидеры Абдул Гани Барадар хәрәкәт килешүне үтәячәк диде һәм Әфганстанда Ислам кагыйдәләренә таянган идарә системын үстерергә өндәде.

АКШ Әфганстанга гаскәрен 2001 елның 11 сентябрендә булган террор гамәлләреннән соң кертте. Сугышның рәсми максаты "Талибан" хәрәкәтен хакимияттән алу юлы белән "Әл-Каидә" хәрби структураларын юк итү дип аталды. Хәзерге вакытта Әфганстанның яртысы талибаннар контролендә санала.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG