1 мартта Казанның Бауман урамында узган ялгыз пикетка чыккан “Суть времени” оешмасы активисты Рәис Сөнгатуллин Азатлыкка бу чара белән җәмәгатьчелекнең игътибарын Русиядәге гадел булмаган пенсия реформасына җәлеп итергә теләвен әйтте.
Сөнгатуллин,пенсия реформасы нәтиҗәсендә дәүләт халыкның биш еллык пенсиясен урлады, диде.
“Пенсия яшен биш елга арттыру сәбәпле, ун мең сумлык пенсияне генә исәпләп карасак та, биш ел эчендә халыкның якынча 600 мең сумы дәүләттә калды дигән сүз. Бу бит һәр пенсионердан. Гаиләдә ике пенсионер дип санасак, бер гаиләдән бер миллион 200 мең сум килеп чыга”, диде ул.
Пикетчы дәүләт халыкның акчасын гына урлап калмады, кешеләрнең оныкларын тәрбияләү мөмкинлеген дә юкка чыгарды диде.
Сөнгатуллин кулына “Напрягите олигархов...а не пенсионеров!” дип язылган һәм Русиянең бай олигархлары һәм ярлы пенсионерлары сурәтләнгән шигарь күтәреп торды.
Аның сүзләренчә, Русиядә хәзер салым дәрәҗәсе ярлылар өчен дә, байлар өчен дә бер төрле, әмма байлар өчен салым чит илләрдәге кебек керемгә карап арта барган шкалада булырга тиеш.
“Русиядә дәүләт байларга күбрәк салым салырга теләми. Моның сәбәбе-Русиядә хәзерге хакимиятнең олигархлар кулында булуында. Дәүләткә олигархлар урынына, ярлы әби-бабайларның кесәсенә керергә җайлы бит”, дип белдерде ул.
Рәис Сөнгатуллин “Суть времени” оешмасының Русия пенсия реформасына каршы ялгыз пикетларның 2018 елның 3 октябреннән бирле һәр айның башында барлык Русия шәһәрләрендә уздырылып килүен һәм моннан соң да шушы вакытта оештырылачагын җиткерде.
Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.