Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Төркия-Греция чигендә мөһаҗирләр җыелган урында бер бала үлгән


Грециядә чик сакчысы
Грециядә чик сакчысы

Сүриядә сугыш сәбәпле миллионга якын кеше Төркия чикләренә таба агыла, меңнәрчә качак Греция аша Европага үтеп керергә тырыша. 

Греция чикләре буенда Сүриядән качучы меңнәрчә кеше җыелган, алар ак әләмнәр күтәреп, “Тынычлык! Тынычлык!” дип кабатлыйлар, дип хәбәр итә Аssociated press.

Греция полициясе аларны уздырмый, чикне бозучыларга карата күз яше чыгара торган газ куллана. Качакларның бер өлеше Төркия ярларыннан диңгез аша Греция утрауларына көймәдә кичеп чыга алган.

Көймәләрнең берсе капланып, бер бала һәлак булган диелә. Греция яр буе сак хезмәте хәбәр иткәнчә, 48 кеше утырган бу көймәне качаклар үзләре әйләндергән, шул рәвешле, алар яр буе хезмәтен үзләрен коткарырга мәҗбүр иткән. Көймәдәге ике бала зыян күргән, аларның берсен коткарып кала алмаганнар.

  • 29 февральдә Төркия Европа берлеге белән чикләрен ачты. Сугыш нәтиҗәсендә өйләрен ташлап чыгарга мәҗбүр булган бер миллионга якын сүрияле Төркия аша Греция чикләренә ташланды диелә хәбәрдә. Төркия Европа берлеген Сүрия качаклары белән килеп туган проблемны хәл итәргә булышмауда гаепли. Төркиядә болай да 3,5 миллион сүрияле сыену тапкан диелә.
  • Греция рәсмиләре белдергәнчә, бер тәүлек эчендә илнең чиген бозуга омтылуның 10 меңнән артык очрагын теркәгән. 68 кешене кулга алып, чикне канунсыз үтүдә гаепләгәннәр.
  • Франция һәм Австрия Грециягә качакларны тыеп торуда ярдәм итәчәкләрен белдерделәр. Австрия эчке эшләр министры Карл Нехаммер ORF телеканалында хәбәр иткәнчә, алар Юнанстанга чик буе полициясен җибәрергә җыена. Франция президенты Эммануэль Макрон да бу эштә Греция һәм Болгариягә ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде.
  • Гыйнварда Сүрия хөкүмәте гаскәрләре илнең төньяк-көнбатышындагы Идлиб виләятендә оппозиция гаскәрләренә каршы һөҗүмен көчәйтте. Бәшәр Әсадка Русия ярдәм итә. Оппозициянең бер өлешен Төркия яклый. Сугыш көчәю сәбәпле миллионга якын сүрияле йортларын ташлап Төркиягә таба юл алды.
  • 28 февральдә президент Бәшәр Асад көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә Төркиянең кимендә 33 хәрбие һәлак булуы турында хәбәр ителде.
  • 5 мартта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Русия президенты Владимир Путин белән очрашу өчен Мәскәүгә киләчәк.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG