Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү эше" фигурантына канунсыз эзәрлекләнгәне өчен 100 мең сум түләячәкләр


Даниил Конон
Даниил Конон

22 яшьлек студент Даниил Конон тәртипсезлекләргә чакыру һәм полициягә буйсынмау маддәләре нигезендә гаепләнгән иде.

Мәскәүдәге мәхкәмә элек “Мәскәү эше” кысаларында гаепләнгән Даниил Кононга канунсыз эзәрлекләнгәне өчен 100 мең сум күләмендә компенсация түләнергә тиеш дигән карар чыгарды. Бу турыда “Агора” хокук яклау үзәге җитәкчесе Павел Чиков үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Конон үзен тоткарлау һәм сак астына алудан күргән зыян өчен 1,2 миллион сум таләп иткән иде.

Полиция Кононны 2019 елның 3 августында тоткарлады. Аны 27 июльдә киңкүләм чуалышларда катнашуда гаепләделәр һәм сак астына алдылар. Тикшерү фикеренчә, студент үзенең үрнәге белән тәртипсезлекләргә һәм полициягә буйсынмаска чакырган.

3 сентябрдә яңа карата җинаять эше туктатылды. Мәскәүнең Тверской район мәхкәмәсе Кононны митингта катнашкан өчен кулга алып, 15 тәүлеккә япты, һәм аның тикшерү изоляторында торган көннәрен исәпкә алып шунда ук иреккә чыгарды.

“Мәскәү эше” оппозициянең гадел сайлаулар таләп итеп 27 июльдә һәм 3 августта уздырган урам чараларыннан соң кузгатылды. Бу эш кысаларында 20 дән артык кеше кулга алынды, кайберләре төрмәгә утыртылды. Хокук яклаучылар бу урам чараларында бернинди дә “полициягә карата көч куллану” булмаганын белдерде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG