Accessibility links

Кайнар хәбәр

ASPI: Кытай уйгырлар хезмәтен дөньяга танылган брендлар өчен җитештерүдә куллана


"Тәрбия үзәкләренең" берсе
"Тәрбия үзәкләренең" берсе

“Сәяси тәрбия” үзәкләрендә тотылучы мөселманнарны тауар җитештерүдә файдаланалар. Дөньяның танылган ширкәтләре бу мәгълүматны тикшерәчәкләрен белдерә. 

Кытайда мөселман-уйгырларны “тәрбия үзәкләренә” ябып, аларның хезмәтен тауар җитештерүдә кулланалар. Бу лагерьларда йөзләрчә мең уйгыр кешесе тотыла. Алар дөньяда танылган брендлар өчен продукция җитештерүче фабрикаларда да эшли дип хисап биргән Австралиянең стратегик сәясәт институты (ASPI).

Авторлар Кытай хөкүмәте документларына һәм медиада булган хәбәрләргә таянып Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә лагерьларга алып кителгән уйгырларны фабрикаларда эшләтүләрен ачыклаганнар. Уйгырларны үз төбәкләренә генә түгел, башка төбәкләргә дә эшкә җибәрәләр. Ким дигәндә 27 фабрика, аларда 80 меңнән артык уйгыр эшли дип хәбәр итә хисап авторлары.

Уйгырлар эшли торган фабрикалар арасында Apple, BMW, Nike, Samsung, Sony, Volkswagen һәм башка ширкәтләр өчен җитештерүче фабрикалар бар. Шул ук вакытта бу ширкәтләр алар өчен тауарны ирексезләп тотылучы кешеләр эшләп чыгаруын белмәгән дип фаразлана.

Reuters агентлыгы берничә ширкәтнең бу турыда белдерүе турында яза. Ширкәтләр бу хәбәрләрнең дөреслеген тикшерәчәк диелә.
Кытайның тышкы эшләр министры хисапта булган мәгълүматны кире какты. Мондый хәбәрләрнең максаты – хакимиятнең “террорчылыкка каршы” чараларын каралтып күрсәтү диде.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG