Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда УЕФА Супер кубогы финалы Казанда узачак


"Казан Арена" стадионы
"Казан Арена" стадионы

Русиянең әлегә андый уенны кабул иткәне юк иде.

Казан 2023 елда Европа футбол берлекләре оешмасының (УЕФА) Супер касәсе уенын кабул итү хокукын яулады. Моның хакта карар бүген футбол берлекләре оешмасы башкарма комитеты утырышында кабул ителгән.

Уен "Казан Арена" стадионында узачак. Моңарчы УЕФА Супер касәсе уенының Русиядә узганы юк иде. Әлеге уен Европа футбол сезонын ачып җибәрә. Уенда элекке сезонның Чемпионнар лигасы һәм Европа лигасы җиңүчеләре катнаша.

Казан мэры Илсур Метшин әлеге вакыйга уңаеннан Казан чираттагы тапкыр дөньяның спорт башкалаларының берсе булуын дәлилләде, дип белдерде. "Без онытылмаслык Супер касә уенын оештырырга җыенабыз", диде ул.

Казан Супер кубок уенын кабул итүгә гаризаны 2019 елның октябрендә тапшырган иде. Әлеге гариза Русия футбол берлеге тарафыннан хуплады. Гариза биргән шәһәрләр арасында шулай ук Һелсинки, Мински, Белфаст һәм Тирана шәһәрләре катнашкан.

Соңгы елларда Казан күпсанлы дөньякүләм ярышларны кабул итте. 2013 елда Казанда Универсиада уеннары, 2015 елда - "Казан Арена" стадионында Европа лигасы уеннары узды. 2017 елда стадионда Конфедерацияләр касәсе уеннары, ә 2018 елда Дөнья футбол беренчелеге уеннары оештырылды.

XS
SM
MD
LG