БМОның Сүриядәге хәрби җинаятьләр булу ихтималын тикшерүче бәйсез комииссиясе Русиянең берничә һава һөҗүменә катнашы булуын ачыклаган. Бу һөҗүмнәр нәтиҗәсендә берничә дистә тыныч тормышлы кеше һәлак булган, алар арасында хатын-кызлар һәм балалар бар. Бу турыда The Guardian язган.
“БМО экспертлары беренче тапкыр Русия хәрбиләрен хәрби җинаять кылуда турыдан-туры фаш итте”, дип яза газета.
2019 елның икенче яртысы вакыйгаларына багышланган хисапта июльдә Сүриянең Маарат-эн-Нууман шәһәрендәге базарны һавадан утка тоту һәм Һасс шәһәрендә 16 августта качаклар урнашкан йортка һөҗүм турында мәгълүмат китерелгән. Базарга ике тапкыр очып килеп һөҗүм иткәннәр диелә. Икенче дулкын бомбага тотканда беренчесендә зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтүче коткару хезмәте вәкилләре ут астына эләккән. Нәтиҗәдә 43 кеше үлгән, алар арасында дүрт бала була. Һасс шәһәрендә 20 кеше һәлак булган, алар арасында сигез хатын-кыз һәм 4 бала булган.
Хисапта бу вакыйгаларны тикшергәндә төрле чыганаклардан мәгълүмат файдаланылганы әйтелә. Аерым алганда, вакыйганы күреп торган кешеләр шаһитнамәсе, видеоязмалар, электрон сурәтләр, очышны күзәтеп торучылардан алган хәбәрләр, радио аша сөйләшүләрне тыңлау һәм башка чыганакларга таянып, комиссия бу һөҗүмнәрдә Русия һава хәрби көчләре катнашкан дип ышанырга җитәрлек нигез бар дигән нәтиҗәгә килгән. “Бу очракларның һәрберсендә Русия һава хәрби көчләре аерым бер хәрби максатттан чыгып эш итмәгән, димәк, бу хәрби җинаять булып тора”, диелә хисапта.
The Guardian Вашингтондагы Якын Көнчыгыш институты эксперты Чарльз Листер сүзләрен китергән. Листер БМО белгечләре чыгарган нәтиҗәне “бик мөһим” вакыйга дип бәяләгән. Аның сүзләренчә, БМО мондый һөҗүмнәр өчен җаваплыларны бик сирәк атый.
Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.