Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан марилары Русия депутатларыннан иярчен телевидениесе сорый


Актаныш районы Мари-Суксу авылы кешеләре милли мәдәниятне, телне саклау өчен спутник телевидениесы булу зарур дип белдерә.

Татарстанның Актаныш районы Мари-Суксу авылы кешеләре мари телендә эшләүче иярчен телевидениесы булдыруны сорап Русия Думасына Мари Иленнән сайланган депутатлар исеменә хат юллады. Хатка 131 кеше кул куйган. Хат адресатлары исемлегендә Бердәм Русия фиркасеннән сайланган Виктор Кидяев, Светлана Солнцева, Коммунистлар партиясенннән Валентин Шурчанов, Евгений Казанков, ЛДПРдан Кирилл Черкасов исемнәре тора.

Мөрәҗәгать авторлары Татарстан җирлегендә мари авылларында интернет һәм кәрәзле элемтәнең начар тотылуыннан зарлана. “Еш кына тышкы дөнья белән элемтәнең бердәнбер юлы – авыл уртасында торучы таксофон” дип яза алар. Татарстаннан кала бүтән төбәкләрдә дә марилар башлыча авылларда яши, ул җирләрдә дә интернет белән проблемнар бар диелә. Моннан кала, мари халкының күпсанлы вәкилләре башка төбәкләргә эшкә йөри, шуңа күрә алар “үз халыкларының мәдәни үзәгенннән озак вакытка төшеп кала” диелгән хатта.

Русиянең күп халыклары үз спутник телевидениесен карау мөмкинлегенә ия, дип дәвам итә хат авторлары. Мисал итеп алар Башкортстанның БСТ, Татарстанның ТНВ-Планета, Чуашстанның Чаваш Эн, Осетия, Ингушетия, Чечня, Карачай-Чәркәс, Дагыстан, Ямал-Ненец автоном бүлгесе, Удмуртия һәм Коми республикаларының үз спутник телевидениелары булуын искәртә.

“Бу республика һәм милли төбәкләрнең халыклары җирнең теләсә-кайсы ноктасында да туган телләрендә мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия, алар яңалыклар, мәдәни-агарту, фәнни-популяр, спорт һәм күңел ачу тапшырулары карый ала”? дип яза авторлар.

Алар мари теленең бетеп баруын, тел булмаса милләт тә бетүен ассызыклый.

“2020 елда Мари Иле республикасы оешуга 100 ел тула. Юбилейга багышлап шундый телевидение эшләп китсә, зур сөенеч булыр иде. Думада Марий Иле респубикасы вәкилләре булып торган депутатлар безгә бу максатка ирешергә ярдәм итәр дип ышанабыз”, диелгән хатта.

Шулай ук бу сорау белән Мари Иле республикасы җитәкчесе Александр Евстифеевка Ханты-Манси автоном бүлгесенннән, Свердлау өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстаннан мари активистлары мөрәҗәгать итүе әйтелгән. “Юньле җавап ала алмадык” диелгән.

“Безгә билгеле булганча, Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм киңкүләм багланышлар министрлыгы халыктан килгән сорауга уңай җавап бирде һәм Мари телевидениесе булдыруга бернинди дә киртәләр күрми. Барысы да Мари Иле республикасы хөкүмәте карарыннан тора” диелгән мөрәҗәгатьтә.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG