Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле KazanSummit күчерелә


KazanSummit чарасы, архив фотосы
KazanSummit чарасы, архив фотосы

Казанда 18-20 июньдә узарга тиеш булган "Русия-ислам дөньясы" халыкара икътисад саммиты билгесез вакытка күчерелә.

Быелгы KazanSummit билгеләнгән көннәрендә узмаячак, ул кичектерелә. Бу турыда чараның оештыручылары Инстаграм аккаунтында хәбәр итте. Чара коронавирус таралу куркынычы сәбәпле башка вакытка күчерелә.

“Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа коронавирус таралуы белән бәйле гадәттән тыш хәл игълан итүе сәбәпле, "Русия-ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисад саммиты соңрак вакытка күчерелә" диелгән хәбәрдә.

KazanSummit Русия белән мөселман илләре арасында икътисади багланышларны булдыру максатыннан 2009 елдан бирле уздырыла. Чара кысаларында Russia Halal Expo хәләл тауарлар күргәзмәсе эшли. 2019 елда узган саммитта 72 илдән 3500 делегат катнашкан.

Быелгы чара 18-20 июнь көннәрендә узарга тиеш була.

Кытайда узган елның декабрендә тарала башлаган COVID-19 вирусы дөньяда 90 меңнән артык кешегә йокты. Барлыгы 3200 дән артык кеше үлде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG