Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Анна" кризис үзәге: дөньядагы үтерелгән хатын-кызларның һәр унынчысы – Русия кешесе


2017 ел саннарына караганда, дөньяда үтерелгән хатын-кызларның уннан бере диярлек Русиядә яшәгән. 

“Анна” кризис үзәге Русиядә яшәүче хатын-кызларга карата көч куллану проблемына багышланган хисап чыгарды. Анда 2017 ел өчен саннар китерелә: бөтен дөньяда 87 мең хатын-кыз үтерелгән. Шул ук елда Русия рәсми статистикасына караганда, җинаятьләр нәтиҗәсендә илдә сигез мең ярым хатын-кыз һәлак булган.

Документта әйтелгәнчә, 2018 елда Русия хатын-кызлары “дөньяда иң начар якланган” дип танылган. Хатын-кызларны көч кулланудан кануннар ярдәмендә яклау өлкәсендә Русия ноль балл җыйган. Бу күрсәткеч нигезендә Русия Либерия, Габон һәм Йемен кебек илләр белән бер дәрәҗәдә тора.

Шул ук вакытта Русия эчке эшләр министрлыгы хатын-кызларны үтерү очракларының 40 процентын “билгесез ният белән зыян салу” буларак терки. Хатын-кызны намусын югалтуда гаепләп, гаиләсендәге ир-атның аны үтерүе очраклары да статистикага кермәгән.

  • Мәскәүдәге “Анна” кризис үзәге 1993 елда оешкан. Ул көч куллануны кисәтү һәм аннан зыян күргән хатын-кызларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. 2006 елда үзәкне “ят агент” реестрына керттеләр.
  • 2017 елның февралендә Русия президенты Владимир Путин гаиләдә кыйнаулар өчен җәзаны йомшартучы канунны имзалады. Бу документны сенатор Елена Мизулина эшләде. Канунга ярашлы, әгәр кеше өендәге “якыннарын” беренче тапкыр кыйный икән, бу җинаять дип саналмый, бары административ тәртип бозу буларак карала.

фикерләр

XS
SM
MD
LG