Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Идлиб төбәгендә һөҗүмнәрне туктату турында килешү гамәлгә керде


Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин Мәскәүдә
Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин Мәскәүдә

Русия һәм Төркия президентлары Сүриядә хәрби низагны тыныч юл белән хәл итү хакында килеште.

6 март 00:01 сәгатьтән Сүриянең Идлиб төбәгендә атышлар туктатыла. Бу турыда Төркия һәм Русия президентлары Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путинның 5 мартта Мәскәүдә кабул иткән карарында әйтелә.

Карарга ярашлы, Русия һәм Төркия Сүриянең төньягында 12 чакрым киңлектәге иминлек коридоры булдырачак. 15 марттан Русия һәм Төркия хәрбиләре бу төбәктә бергәләп кизү тора башлаячак.

Килешүдә әйтелгәнчә, Сүриядәге низагны хәрби юл белән җайга салу мөмкин түгел.

Гыйнварда Сүрия хөкүмәте Идлиб төбәгендә кораллы оппозиция көчләренә һөҗүмен көчәйтте. Сүрия президенты Бәшәр Әсадны Русия яклый, ә Төркия оппозициянең кайбер өлешенә ярдәм күрсәтә. Каршылык кискенләшү сәбәпле, Русия белән Төркия арасында бәрелеш куркынычы туды.

Путин Эрдоган белән очрашуда белдергәнчә, Сүриядә радикаллар ел башыннан тыныч тормышлы кешеләргә һәм Русиянең Хмеймим хәрби ныгытмасына һөҗүмнәр алып барды. Русия президенты белдергәнчә, Мәскәү һәм Әнкара Сүриядә хәлләрнең торышы хакында даими рәвештә мәгълүмат алыша. “Без Сүриядәге хәлләрне бәяләгәндә безнең төрек партнерларыбыз белән кайчакта килешмибез. Ләкин кискен хәлләр килеп туган саен без аларны чишү юлын таба идек. Бу юлы да шулай булды”, дип ассызыклаган Путин.

Эрдоган, үз чиратында, ике якның да төбәккә мөһәҗирләрне кайтару белән бәйле эш алып барачагын әйткән. Шул ук вакытта Төркия президенты Сүрия хөкүмәте гаскәрләре һөҗүм иткән очракта Әнкара җавап һөҗүме ясарга хокуклы дип белдергән.

Сөйләшүләр башланыр алдыннан Путин Идлибтәге хәлләр “кабатланмасын” һәм “Русия-Төркия мөнәсәбәтләрен җимермәсен” дигән теләк белдергән. Русия президенты Сүриядә Төркия хәрбиләренең һәлак булуы сәбәпле кайгысын уртаклашкан, Сүрия гаскәренең бу һөҗүмнәрне ясарга нияте булмаган дигән.

Төркия президенты Путин белән сөйләшүләр “Идлибтәге хәлне җиңеләйтер” дигән ышаныч белдергән.

  • Әсад гаскәрләренең Идлибтә һөҗүмнәрен Төркия элек Русия белән ике арада ирешелгән килешүләрне бозу дип саный. Төркия Әсад гаскәрләренә каршы артиллерия һәм һава көчләре куллана. Аерым алганда, шундый һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Төркия хәрбиләре Сүрия һава көчләренең берничә очкычын бәреп төшерде. Соңгы атналарда Идлибтә дистәләрчә төрек хәрбие һәлак булды.
  • Сөйләшүләр алдыннан Русия һәм Төркия бер-берсенә карата шактый кискен белдерүләр белән чыкты. Ләкин Төркия Русияне үзенең хәрбиләре үлемендә турыдан-туры гаепләмәде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG