Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Әлмәт яшьләренең 85 проценты нефть юкка чыгуга әзер түгел


Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" офисы бинасы
Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" офисы бинасы

Шул кадәр үк кеше “альтернатив ягулык чаганаклары кешелек тормышын яхшырта” дип саный.

ПромРейтинг тикшерү агентлыгы нефть чыгаручы зур булмаган шәһәрләрдә яшьләрнең үз-үзләрен ничек хис итүе, киләчәккә нинди өметләр баглавы хакында сораштыру уздырган. Русиядән бу максаттан Татарстанның 148 мең кеше яшәүче Әлмәт шәһәре сайлап алынган. Моннан тыш, онлайн-сораштыруда АКШның Техас штаты Пасадина шәһәре (153 000), Норвегиянең Ставангер шәһәре (132 000), Мексиканың Поса-Рика (181 000) шәһәрләрендәге 14-30 яшьлек кешеләр катнашкан.

Респондентларга нефтьнең аларның тормышында тоткан урыны, “яшел технологияләр”нең никадәр кирәк булуы, аларның үз шәһәрләренең киләчәгенә ни дәрәҗәдә ышанулары, башка җиргә күчеп китәргә теләкләре турында сораулар бирелгән.

Тикшерү ачыклаганча, Әлмәт яшьләре чит илләрдәге нефть шәһәрләрендәге яшьләр белән чагыштырганда нефтькә ныграк бәйле. Алар кара алтынның юкка чыгуына әзер түгел. Ләкин шул ук вакытта аларның күбесе альтернатив ягулык чыганакларына ышаныч белән карыйлар.

“Нефть юкка чыгуына сез әзерме?” дигән сорауга Әлмәт яшьләренең 85 проценты “юк” дип, 8 проценты “әйе” дип җавап биргән. Мисал өчен, Норвегиядәге яшьләрнең 64 проценты гына нефтьсез тора алмый, 32 проценты нефтькә ул кадәр үк бәйле булмавын белдергән.

Әлмәт яшьләренең 85 проценты альтернатив ягулык чыганаклары кешелек өчен яхшыга дип санавын әйткән. Мондый ягулык чыганакларына каршы булучылар – 7 процент.

Әлмәт яшьләренең 55 проценты шәһәрдән күченеп китәргә теләвен белдергән. Амеркада бу күрсәткеч – 41%, Норвегиядә – 32%, Мексикада 47 процент тәшкил итә.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG