Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Олег Тиньковны миллиард доллар байлыгын яшерүдә гаепли


Олег Тиньков
Олег Тиньков

Русия эшмәкәре Олег Тиньков бер миллиард доллар күләмендә байлыгын салымнардан яшереп калуда гаепләнә. Аны алты елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

АКШ Юстиция министрлыгы Русия эшмәкәре Олег Тиньковка карата гаепләү карары чыгарды. Документ министрлыкның сайтында чыкты. Тиньков бер миллиард доллар күләмендә байлыгын салым хезмәтләреннән яшереп калуда гаепләнә. Бу җинаяте өчен аны алты елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Тиньков 1996 елдан бирле АКШ ватандашы булып торган. 2013 елда ул ватандашлыктан баш тарткан. Аннан өч көн алда Тиньковның Тинькофф-банк белән идарә итүче TCS Group ширкәте үзенең хиссәләрен халыкка сатып алу мөмкинлеге булдырган. Хиссәләр җәмгысе 3 миллиард 200 млн долларга бәяләнгән. Шул ук вакытта Тиньковның үзенең байлыгы миллиард долларга җиткән дип белдерә АКШ Юстиция министрлыгы.

Ватандашлыктан чыкканчы бизнесмен салымнарын түләргә тиеш булган. Гаепләүчеләр белдергәнчә, ул үзенең керемнәрен һәм байлыгы күләмен дистәләрчә тапкыр киметеп күрсәткән. Ул кеременең 206 000 доллар булуын, ә байлыгы 300 000 доллар икәнлеген әйткән. Ләкин бу вакытта ук инде Тиньковның банктагы өлеше генә дә миллиард доллар торган.

Гаебе расланган очракта Тиньковка алты елга кадәр төрмә һәм 500 мең доллар күләмендә штраф җәзасы бирелергә мөмкин. Шулай ук ул түләп бетермәгән салымнарын да кире кайтарырга тиеш булачак. Тиньков үзе һәм аның вәкилләре әлегә бу гаепләүләр турында медиалар өчен аңлатма бирмәде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG