Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада "Тарихта төрек хатыны" чарасында Казан һәм кырымтатар ханымнары турында да сөйләгәннәр


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

7 март көнне Әнкарадагы "Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал" вакыфы бинасында "Тарихта төрек хатыны" дигән чара узган. Чарада катнашкан җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан сүзләренчә, ул 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышлап уздырылган.

"Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал" фонды җитәкчесе, доктор Түлай Дуран Гаяз Исхакый кызы Сәгадәт Чагатай турында сөйләгән. Шулай ук Анадолудагы ике аерым хатын-кыз хәрәкәте турында мәгълүмат биргән.

"Бу хатыннар төрле өлкәләрдә , аерым алганда белем бирү өлкәсендә эшчәнлек алып барганнар. Мәчетләр дә салдырганнар. Балалар бакчасы, мәктәпләр, мунчалар төзеткәннәр. Төркияне басып алуга каршы чит илләргә: "Без басып алуга риза түгелбез" дигән хатлар язганнар.

1935 елда Төркиядә хатыннарга сайлау һәм сайлану хокукы бирелгән. Шуңа басым ясалды. Шул ук елның апрель аенда бөтен дөньядан хатыннар Төркиягә җыелганнар. Корылтайда 600 кеше катнашкан.", диде Роза Корбан.

Аннары кырымтатарлар исеменнән Сафия Олгун дигән аспирант "Кырымтатарларда хатын-кыз" дигән темага чыгыш ясаган. Кырым оешмасы каршында Шәфика Гаспралы төркеме корылуы турында сөйләгән.

"Чыгышын әтисе Исмаил Гаспралыдан башлап җибәрде, чөнки ул хатын-кызларның җәмгыятьтәге роле турында борчылган һәм шул өлкәдә төрле эшчәнлекләр алып барган, аерым алганда мәктәпләр ачкан, хатын-кызның белем булуы кирәк дигән. "Тәрҗеман" газетасын чыгарган һәм анда хатын-кызлар турында төрле мәкаләләр язылган.

1906 елда аның кызы Шәфика Гаспралы мөселман дөньясында "Алем-и-нисван" исемле беренче хатын-кыз журналын чыгара башлый.

1917 елда Кырымда беренче кырымтатар халкы корылтае уза оешмасы һәм анда биш хатын-кыз да сайлана. Аларның берсе Шәфика Гаспралы була. Кырымтатар хатын-кыз хәрәкәтендә бик мөһим роль уйный.
Аннары 1944 елдагы кырымтатар сөргене турында әйтеп узды. Сталин үлеменнән соң кырымтатарлар кире ватаннарына кайта башлыйлар. 2014 елда Кырым урыслар тарафыннан басып алынды, диде. 1942-43 еларда кырымтатар укытучысының еврей балаларын коткарып калу тырында бер фильм чыгарганнар. Аның турында сөйләде", диде Роза Корбан.

Китапханә мөдире төрек тарих оешмасының китапханә мөдире Нәшәҗан Уйсал 63 ел Төркия китапханәләрендә эшләгән Михин Лугал турында сөйләде. Лугал Германидә туган. Аңа хәзер 95 яшь.
"Китапханәләрдә каталоглар булдыру системасын ул керткән. Тәрҗемәче дә булган. Күп китапханәләрдә эшләгән.

Мин Гаяз Искакыйның "Остазбикәсе" һәм Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрләре турында сөйләдем. "Мөһаҗирләр" әсәре Төркиягә күчеп киткән Казан татарлары турында. Алар Искешәһәргә урнашкан. Бүген дә Искешәһәрдә Казан татарларының бишенче буыны яши. Госмания авылында гомер итәләр", диде Корбан.

Чарада Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты студентлары, Гаяз Исхакый чыгарган "Милли юл" журналы турында диссертация язарга җыенучы аспирант кыз, "Милли фикер" оешмасы вәкилләре катнашкан.
"Киләчәктә мондый чараларны зурлап уздырырга кирәклекне әйттеләр", диде җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан.

XS
SM
MD
LG