Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Хөснуллин Мәскәү-Казан тиз йөрешле поезд юлы төзелеше кичектерелүен проектның кыйммәткә төшүе белән аңлатты


Марат Хөснуллин
Марат Хөснуллин

Элек бу төзелешнең кирәклегенә Русия президенты Владимир Путин шик белдергән иде.

Мәскәү-Казан тиз йөрешле поезд юлы проекты күп чыгымнар таләп итүе һәм ихтыяҗның тулысынча тикшерелмәве сәбәпле аның төзелеше кичектерелгән. Бу хакта "Россия 1" телеканалында "Москва.Кремль.Путин" тапшыруында Русия хөкүмәте рәисе урынбасары, Татарстанның элекке төзелеш министры Марат Хөснуллин әйткән.

"Әлегә бу мәсьәләне кичектерергә булдык, чөнки ул күп акчалар таләп итә һәм никадәр юлчы йөриячәге дә расланмаган", дигән ул.

Шул ук вакытта Хөснуллин Мәскәү-Казан машина юлы һичшиксез төзеләчәген әйткән.

"Хәзер проект документларын әзерләү бара" дигән ул.
Мәскәүдән Казанга кадәр 770 чакрым озынлыктагы поезд юлы 2018 елда төзелә башларга тиеш иде. Поезд 15 урында, шул исәптән Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар, Казанда тукталачак дип белдерелде. Мәскәү-Казан арасын поезд 3 сәгать 30 минутта узар дип планлаштырылды.

Әмма кайбер министрлар, белгечләр моңа ихтыяҗ юк дип килде. Мәскәү-Казан поезд юлын төзү 1,7 триллион рубльгә төшәчәк.

729 чакрымга сузылачак Мәскәү-Казан автомобиль юлын төзү 540-550 млрд сумга төшәчәк.

4 март көнне медиа Марат Хөснуллин гаиләсенең 3,2 млрд сумлык активлары бар дип язган иде.

XS
SM
MD
LG