Accessibility links

Коронавирус сәбәпле Италия ил эчендә йөрүләрне чикләде


Милан карантин вакытында
Милан карантин вакытында

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Италиянең төбәкләре арасында йөрүләргә чикләүләр кертелә. Илдә вирус йоктыручылар 9 меңнән арткан, 463 кеше үлгән.

Италия дөньяда беренче булып халыкның ил эчендә йөрүләренә чикләү кертте. Бу турыда премьер-министр Джузеппе Конте белдерде. Берничә көн элек чикләүләр илнең коронавирус тиз таралып барган төньяк өлешләрендә кертелгән иде. “Кызыл зоналар” булмаячак, сишәмбедән башлап Италия бөтенләе белән якланган биләмәләр дип игълан ителә” дигән Конте журналистлар алдында чыгыш ясаганда.

Шулай да журналистлар чикләүләр карантинда булган кешеләргә кагылачак дип ачыклык кертә. Кешегә каядыр барырга кирәк икән, аңа рөхсәт алырга мөмкинлек булачак дип фаразлана.

9 мартта Италиядә коронавирус йоктыручылар саны 1807 гә арткан. Хәзер илдә 9172 кеше авырый, 463 кеше үлгән.

10 март иртәсенә дөньяда 114 мең кеше вирус йоктырган, 4004 кеше үлгән, 62834 кеше терелеп чыккан.

9 мартта төрле илләрдә 199 кеше үлгән, шуларның 97се Италиядә.
АКШта 624 кеше авыру йоктырган, 22 кеше үлгән һәм 15 кеше дәваланып чыккан.

Русиядә 20 кешедә коронавирус табылган, үлем очраклары юк, өч кеше терелгән.

  • Коронавирус COVID-19 дөнья буйлап таралуын дәвам итә, бәлки без хәзер пандемиягә керергә торабыздыр дип белдергән Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе Тедрос Адханом Гебрейесус Женевадагы чыгышы вакытында. Аның сүзләренчә, бу кешелек тарихында беренче контрольдә тотылучы пандемия булачак, бүгенге көндә кешенең кулында булган чаралар ярдәмендә аның таралуына йогынты ясап булачак.

XS
SM
MD
LG